Без – әдәби марафончылар
Без сыйныфыбыз белән XXV дөньякүләм әдәби марафонда катнаштык.
Без сыйныфыбыз белән XXV дөньякүләм әдәби марафонда катнаштык. Егерме бер көн дәвамында төрле язучылар әсәрләреннән өзекләрне социаль челтәргә куеп бардык. Бу чараның җиңүчеләрен Казанга Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасына бүләкләү тантанасына чакырдылар, шулар арасында безнең сыйныфыбыз да бар иде.
Безне бу марафонда катнашырга татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз рухландырды. Алдагы марафоннарда катнашсак та, финалга чыгучыларны котлау тантаналарына барып җитә алганыбыз юк иде. Ә менә монысында бәхет елмайды. Мәктәп директоры һәм директор урынбасары автобус мәсьәләсен хәл иткәч, юлга кузгалдык. Сыйныф җитәкчебез Мөбәрәкшина Фирдәүс апаның да безне бу чарада катнаштырасы килде.
Бүләкләү тантанасын «Әдәби марафон» проекты җитәкчесе Раил абый Гатауллин ачып җибәрде. Тантанага килгән бер генә финалистны да дипломсыз, бүләксез җибәрмәделәр. Барысы да безгә бик ошады, тагын катнашасы килү теләге туды.
Соңыннан спектакль карадык. Аның исеме «Хыялый» дип атала. Башкорт драматургы Салават Әбүзәров язган. Анда Гыйззәт исемле хыялый картның кичерешләре моңсу да, көлкеле дә итеп бирелгән.
Бу карт гомер буе «күккә» үрелгән, хыялларында гына булса да йолдызлар белән сөйләшкән. Ләкин аның бу сәерлеген хатыны да, әйләнә-тирәсендәге кешеләр дә аңламыйлар. Әйе, бу дөньяга Гыйззәт бабай кебек хыялыйлар да бик кирәк шул.
Без быел 9нчы сыйныфта укыйбыз. Күпләребез киләчәктә укуларын башка махсус уку йортларында дәвам итәргә уйлыйлар. Бу сәяхәтебез безнең өчен бик зур истәлек булып калыр.
Шәмсевәлиев Рүзәл, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев