Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бергә ял иттек

Без 31 нче мәктәптә эшлибез. Ел саен кабатланып килүче традициябез бар.Укытучылар көненә Татарстанныбызның ниниди дә булса шәһәренә экскурсиягә бару.

Инде, Алабугада, Минзәләдә , Әгерҗе шәһәренә сәяхәткә бардык. Быел да уку елы бетәр алдыннан “Кая барырга теләр идегез” дип, сайлап алу мөмкинлеген куйды директорыбыз Марс Расилович Ярмиев.
Без, ерак булса да, Чистай шәһәренә бару турын сайлап алдык. Жыелып, коллектив белән 46 кеше сәяхәткә чыгып та киттек.  Шәһәрнең төрле урыннарын бик яратып карап йөрдек. Чистай тарихы белән таныштык, Яңа төзелгән җирләр белән таныштык. Борис Пастернак һәйкәле янында булдык, җыелып фотога төштек. Шул ук көнне Чистайдан Биләргә бардык. Бу тарихи урынны күбебезнең күргәне булмаган. Зур кызыксыну белән экскурсоводны тыңладык. Изге чишмәдән су эчеп, аның янында фотога төштек.  Бу көн, безнең өчен, чын мәгънәсендә бәйрәм  булды. Мәктәптән, 
китап-дәфтәрләрдән аерылып торып, бөтен җаныбыз-тәнебез белән ял иттек. Болай да дус коллективыбыздагы укытучылар, тагын да дуслашып,  бер-берсенә якынаеп кайттылар.

Без, бу көнне үзебезне бик бәхетле  итеп тойдык.  Инде ничәнче кат, шундый сәяхәт оештырган өчен профсоюз сәркәтибе Ләйсән Ирек кызы Кашаповага һәм яшь күңелле, тырыш җитәкчебез, мәктәп директоры Ярмиев  Марс  Расиловичка бөтен укытучылар исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Бергә булыйк – дус булыйк! Ә безнең балаларга әйтер сүзебез тагын да күбәйде.

Чаллы, 31 мәктәпнең татар теле укытучысы Гыйззәтуллина Кафия Мөбәрәкша кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев