Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Беренчеләр хәрәкәте»нә кушылдык

Мәктәбебездә дулкынландыргыч вакыйга булды.

Мәктәбебездә дулкынландыргыч вакыйга булды. Минем бүген шул хакта язасым килә. «Ни булды?» дигән сорау туар бәлки. Шулай беркөнне, укытучы Зөһрә апабыз класска килеп керде дә, безгә шундый хәбәр җиткерде. «Якын көннәрдә безнең классны «Беренчеләр хәрәкәтенә» алалар икән. И, шуннан китте тамаша: кызлар бию куя башладылар, организатор апалар ант ятлаттылар, мәктәп президенты Ринат абый көнгә ун керде, үзидарәдә эшләгән апалар бик тырышып бәйрәмне кабатлаттылар.

Ниһаять, безнең көткән көн җитте. Сәхнәгә тезелеп басу белән, тәннән дулкынлану хисе йөгерде. Гимн яңгырады, барыбыз да гимнга кушылып җырладык. Барыбыз да алдынгы укучы исеменә тап төшермәскә ант бирдек. Мәктәп призеденты һәм үзидарәдә эшләүче абый-апалар күкрәккә значок тактылар.

Директор Мансуров Алберт Мирхәт улы котлагач, бөтенләй безгә канатлар үскән кебек булды. Безнең дә күкрәкләрдә "Беренчеләр хәрәкәте" значогы балкый бит. Димәк, без дә абый-апалар кебек мәктәп эшчәнлегенә тулысынча кереп китәчәкбез, димәк без дә югары үрләргә ирешәчәкбез. Бәйрәм азагында матур итеп беренчеләрнең биюләрен биедек. Бәйрәм бик матур үтте. Башны югары күтәреп, горурык хисе белән классыбызга юл алдык…

Булат Каюмов, Актаныш 1 нче урта мәктәбенең 6т сыйныфы укучысы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев