Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Беренче урын безнеке!

Без — «Шаянчыклар» командасы дүрт сыйныф арасында 1нче урын яуладык.

25нче гыйнварда 54нче гимназиядә бик кызыклы татарча «КВН» булды. Бәйгедә башлангыч сыйныфлардан 3Б, 3В, 4А, 4В, ә зурлардан 6А, 7А, 7В сыйныфлары тапкырлыкта көч сынашты. 

Безнең 3В сыйныфыннан җиде укучы катнашты. Ике атна дәрестән соң калып укытучыбыз Зилә Илфак кызы белән әзерләндек. Аның белән бергәләп кызыклы хәлләр, музыка, рәсемнәр, киемнәр сайладык, репетицияләр ясадык. Һәрберебезнең үз роле булды.

Мин капитан булдым. Жасмин, Әдилә, Ислам, Милек, Амелия һәм Сабина көлкеле хәлләрне күрсәттеләр. Мәктәп ашхәнәсендә, өй эше әзерләгәндә, укытучының ачулы чагын кызыклы итеп сәхнәләштердек. 

Без — «Шаянчыклар» командасы дүрт сыйныф арасында 1нче урын яуладык. Бик шатландык! Укытучыбыз Зилә Илфак кызына зур рәхмәтлебез! 

Рәинә Гизатуллина, Чаллы шәһәре, 54нче гимназия, 3В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев