Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әнвәр Мөхетдинов: «Беренче тапкыр ярышка бардым һәм җиңдем»

Шулай итеп үземнең дусларым һәм туганнарым өчен «сенсация» ясадым.

19нчы гыйнвар көнне Арча районы Яңа Кенәр авылында мәктәп укучылары арасында татарча көрәш буенча ярыш булып узды. Биредә мин дә катнаштым һәм бар кешене шаккаттырып 3 урынга лаек булдым.

Туган авылым Наласа элек-электән көрәш буенча республикабызда алдынгы урыннарда йөргән. Хәзерге көндә дә яшьләребез призлы урыннарны берәүгә дә бирмичә һәр ярыштан җиңү белән кайта. Мин үзем дә башлангыч сыйныфлардан ук көрәш түгәрәгенә йөрим. Әмма ярышларда катнашканым юк иде. Үземне әйбәт формада тоту өчен генә йөрдем мин көрәшкә. Беркөнне тренер Рәис Фәнисович: " Ярыш була, әйдә барып карале" дип әйтте миңа. Ризалаштым, чөнки ярышка барып карау теләге күптәннән үк яши иде инде күңелемдә.

Нәтиҗәсе дә куанычлы бит: 1 нче тапкыр баруга 3 урын бик әйбәт инде, минемчә.

Җиңүемә иң күбе әти-әнием һәм бертуган энем шаккатты. Энем Әнгам үзе дә көрәш белән шөгыльләнә. Мин ярышка барам дигәч, әти белән әзрәк көлеп тә куйганнар иде. Медаль белән диплом тотып кайткач, фикерләре үзгәрде бит.

Вәт шулай итеп үземнең дусларым һәм туганнарым өчен "сенсация" ясадым инде мин.

Әнвәр Мөхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев