Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Беренче тапкыр әдәби марафонда катнаштым

«Чираттагы марафонда да катнашырга телим һәм башка укучыларны да катнашырга чакырам» дип яза Әгерҗе районы Исәнбай авылыннан Хәмидуллина Элиза.

Мин беренче тапкыр XXV дөньякүләм әдәби марафонда катнаштым. Бу марафон өлкән, кече яшьтәге кешеләрдә укуны ярату, туган телне саклау һәм баету, яңа дуслар табу максатыннан оештырыла. Мин егерме бер көн дәвамында төрле язучылар әсәрләреннән, шигырьләреннән үземә ошаган өзекләрне саф татар телендә, дөрес, хатасыз язып, «Вконтакте» социаль челтәренә куеп бардым.

Бу чараның җиңүчеләрен Казанга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасына бүләкләү тантанасына чакырдылар, шулар арасында минем исемем да бар иде.

Бу марафон турында безгә татар теле, әдәбияты укытучысы Хуҗина Гөлназ апа җиткерде. Мин беренче тапкыр катнашсам да финалга үттем. 21 көн дәвамында барган бу марафон уку күнекмәсе булдыруга ярдәм итә, китапка, телебезгә карата хөрмәт, кызыксыну тәрбияли.

Бүләкләү тантанасын шушы проектның җитәкчесе Раил абый Гатауллин ачып җибәрде. Тантанага бик күп язучылар килгән иде: Айгөл Әхмәтгалиева, Ркаил Зәйдулла, Рабит Батулла, Нәбирә Гыйматдинова, Сания Әхмәтҗанова, Зифа Кадыйрова, Гүзәл Галләмова, Ләбиб Лерон, Гөлсинә Галимуллина һ.б. Язучыларның үзләрен күрү — бөтенләй башкача икән.

Рабит абый Батулланың шаянлыгы, Айгөл апа Әхмәтгалиеваның телебезгә булган хөрмәте, горурлыгы безгә дә күчте. Төрле төбәкләрдән килгән катнашучылар да бар иде. һәр финалистка диплом һәм бүләкләр өләштеләр. Бүләкләү тантанасыннан соң театр артистлары үзләренең матур җырлары, шигырьләре белән бәйрәмне дәвам итте.

Тинчурин театрына экскурсия дә безгә бик ошады, Кәрим абый Тинчурин, Салих Сәйдәшев, гомумән, теарт турында күп нәрсә белдек, экспонатлар да бик кызыклы иде. Соңыннан «Хыялый» спектаклен карадык. Бу лирик комедиянең авторы – Салават Әбүзәров.

Спектакльдә дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көлкеле вакыйгаларның оста бирелеше мине шаккаттырды. Гыйззәт бабай (Зөфәр Харисов башкарды), Шәрифә карчык (Ләлә Миңнуллина), Йолдыз (Гүзәл Галиуллина) һ.б. образларын башкаручы артистларыбыз безне хыялга һәрчак урын бар икәненә инандыра алды. Андагы маҗаралар безне хыял дөньясында йөзәргә, тормышыбызны кадерләргә, ә иң мөһиме аны сөю хисләреннән үрергә өйрәтә. Спектакльне мин беркайчан да онытмаячакмын,башкаларга да аны карарга тәкъдим итәм.

Казанга барган көн хәтеремдә калачак. Икенче марафонда да катнашырга телим Һәм башка укучыларны да катнашырга чакырам.

Хәмидуллина Элиза, Әгерҗе районы Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев