Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Беренче адымнар

Журналист буласым килә! Ә кем соң ул журналист? Кулына каләм-блокнот тотып, вакыйгаларның иң уртасында кайнаган кешеме, әллә студиядә микрофон алдында сөйләп утыручымы, ә бәлки танылган шәхесләрдән интервью алучыдыр?

 Бу һөнәр белән якыннанрак танышу максатыннан, Яр Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатының медиа-сыйныфлары Казан федераль университеты һәм «Татмедиа» агентлыгына экскурсиягә барды.

Без Казанга килеп җиткәндә, иртәнге 9 тулып киткән иде. Әле очрашуга кадәр вакыт булганга, төркемебез (6, 7, 10нчы медиа-класслар) белән Казанның Бауман урамында йөреп алырга да өлгердек. 
Аннары бергәләп КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына юл тоттык. Биредә безне лицеебыз директоры Фирдүсә Әюпова һәм КФУ мөгаллиме Раилә Хаялиева каршы алды. 
Инде бераз өшеп-арып та өлгергән идек, җылы, якты бинага керү аеруча рәхәт булды. КФУда бүген тынлык, коридорлар да, кабинетлар да буш. «Казанда тиздән БРИКС уеннары башланачак, шуңа хәзер студентлар читтән торып укый», – дип аңлатты Раилә апа. 
Аннары ул безне төрле этажлар, зур коридорлар буенча йөртеп, КФУ буйлап экскурсия үткәрде. Заманча лекция заллары безгә бик ошады. Монда китапханә дә, ял итү урыннары да бар, уку өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган. 
КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов журналистикага ничек укырга керү һәм татар телен камил белүче яшь журналистларның кирәклеге турында сөйләделәр. 
Соңрак безне журналистика факультеты студентлары белән дә очраштырдылар. Алар факультетның үзенчәлекләре һәм кызыклы проектлары белән таныштырдылар. Анда үзенең сүзгә осталыгы, татар теле һәм әдәбиятына гашыйк булуы белән күренекле, хәзер биредә укучы Ихтыяр Кыямов та бар иде. 
Очрашудан соң, Раилә апа безне «Татмедиа» агентлыгына алып барды. «Хәзер инде чын журналистларның эш урыны, иҗат процессы һәм аларның үзләре белән танышыйк», – диде ул. 
Безне «Татмедиа»ның PR-директоры Ләйсән Сафина каршы алды һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына алып китте. Биредә татар редакциясе мөхәррире Алёна Низамова белән очрашу узды. Ул безгә бүгенге татар журналистикасы, актуаль темалар, кызыклы очраклар, сайтлар өчен языла торган текстлар төзелеше, «Интертат» сайтында яшьләр өчен махсус булдырылган «ЯшьТИ» 
рубрикасы турында сөйләде. Без сорауларыбызны бирдек. 
«Татар-информ» белән танышкач, «Ялкын» журналы редакциясенә кунакка кердек. Безне журналның максаты, проектлары белән таныштырдылар. Аеруча «Ялкын»ның фото һәм видеороликлар төшерү өчен махсус ясалган студияләре игътибарны җәлеп итте. 
Әлбәттә, «Татмедиа» белән берничә сәгать эчендә генә танышу мөмкин түгел. Әмма бу сәяхәт, һичшиксез, безне журналистика дөньясына тагын да якынайтты. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Әдилә Гарипова, 
Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 10нчы сыйныф.

Фотолар шәхси архивтан. 

Иң истә калганы…

Азалия Әхмәтова, 6нчы сыйныф:  
«Ялкын» журналы редакторлары бик кызыклы мастер-класслар күрсәттеләр. Безнең лицеебызда да «Илһам» газетасы чыгарыла бит, шуңа күрә мин үземә искәрмәләр алып бардым. Киләчәктә бу газетаның редакторы булу – минем хыялым. КФУ студентлары бик тырыш икән, алар әллә ничә проект буенча эшлиләр. Экскурсиядән соң, мин шуны аңладым: зур теләк һәм бөтен җаның белән журналистикада кайнасаң, һичшиксез, шәп журналист булачаксың!

Фатыйма Бәйрәмалиева, 7нче сыйныф: 
Очрашуларның барысы да бик кызыклы һәм файдалы булды. Без йөргән биналар лабиринт кебек…

Әминә Вәлиева, 7нче сыйныф: 
Миңа КФУның зур һәм матур бинасы ошады. Киләчәктә минем дә монда укыйсым килә.
 

Әминә Галиева, 10нчы сыйныф: 
Иң истә калганы – «Татар-информ»да татар редакциясе мөхәррире Алёна Низамова белән әңгәмә. Ул сөйләп кенә калмады, ә безне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде. Бу сәяхәт безнең өчен аеруча файдалы булды, чөнки тиздән һөнәр сайлау вакыты да җитә.

Азалия Фәрдиева, 10нчы сыйныф
Казанга бару миңа тулаем ошады. КФУ укытучылары һәм студентлары белән очрашу бик кызык булды. «Ялкын» журналы редакциясе белән дә күрештек, анда да безнең кебек гади кызлар эшли икән. Димәк, без дә булдыра алабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев