Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бердәмлектә – көч

Бердәмлекнең көчен мин күптән түгел лагерьда бик яхшы аңладым.

Безгә бер проект эшләргә йөкләделәр, әлбәттә, аның өчен ныклы төркем булып, бердәм булып эшләргә кирәк иде. Проектның темасы “Яшел парк, аны саклау”.

Баштан бердәм булу бик яхшы килеп чыкмады, чөнки бер-беребезне бик аз белә идек, ләкин озак та үтми, дуслаштык. Шулай итеп, тату гына һәрберебез үз эшен яхшы башкарды.

Әлбәттә,  кыен вакытлар да булды, ләкин берләшеп тиз хәл итә алдык. Бу проект ярдәмендә без бердәм көчле командага әверелдек. Шуңа күрә дә без проект өчен лаеклы икенче урын алдык. Минем командама, дусларыма бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки алар булмаса, мин бердәмлектә – көч дигән мәкальне аңламаган булыр идем. Лагерь дусларымны сагынам, алар белән аралашып торам.

Фәрзикәева Дилбәр – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев