Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бер җылы сүз

«Мөслимдәге картлар йортына барып кайттым» дип язган Мәрьям Шаммасова.

Мин әбиләр белән аралашырга яратам. Алар һәрнәрсә турында кызык, үтемле, тәрбияви итеп сөйли беләләр.

Безнең заман яшьләре өчен гадәти булган әйберләргә дә әби-бабайлар шаккатып карыйлар. Миңа бу бик ошый.

Яраткан әбием һәм карт әбием бар. Аларга кечкенә чагымнан ук шигырьләр сөйләп, җырлап күңелләрен күтәрә идем. Оныклары, балалары булмаган әбиләрнең күңелләрен кемнәр күтәрә микән дип уйландым.

Картлар йортында яшәүче әбиләрнең авыр тормышлары турында ишеткәч, йөрәгем кысылды. Шуннан Мөслимдәге картлар йортына барып кайттым.

Анда бер матур ак әби белән таныштым. Исеме Мөслинә. Мөслинә әби белән без бик озак сөйләшеп утырдык. Ул миңа тормышы турында сөйләде, кызыклы хәлләрне искә алды. Мин аңа йоннан кул эшләре ясау элементларын күрсәттем, ул мине мактады. Кыскасы, бик күңелле итеп вакыт уздырдык.

Мәрьям Шаммасова, Мөслим районы, Габдулла Тукай исемендәге мәктәп, 5нче А сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев