Бер очрашу – үзе бер гомер
Акчишмә башлангыч мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан шушы мәктәптә күп еллар белем биргән хөрмәтле укытучыларыбыз җыелды.
Арча районы Акчишмә башлангыч мәктәбендә «Укытучылар һәм остазлар елы» һәм Акчишмә башлангыч мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан шушы мәктәптә күп еллар белем биргән, хәзерге вакытта илебезнең төрле почмакларында яшәүче хөрмәтле укытучыларыбыз җыелды.
«Бер очрашу-үзе бер гомер» исеме астында үткәрелгән кичәдә презентация аша мәктәптә эшләп киткән һәр укытучыга аерым тукталып, алар турында истәлекләр барланды.
Кичә укучыларның матур, эчтәлекле шигырьләре, моңлы җырлары, дәртле, шаян биюләре белән үрелеп барды. Мәктәбебез директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга үзенең изге теләкләрен җиткерде, мәктәп коллективына, укучыларга бүләкләрен тапшырды.
Укытучылар яшьлек елларына кире кайттылар, күңел хатирәләрен яңарттылар, мәктәптә үткәрелгән күңелле чараларны, бәйрәмнәрне искә төшерделәр, мәктәпкә үзләре алып килгән бүләкләрен тапшырдылар.
Шушы мәктәптә белем алган укучылар, аларның әти-әниләре, хәзерге вакытта читтә яшәүче укытучыларыбыз Петрова Зөлфия, Михайлова Анфиса очрашуга килгән кунакларны видеоязма аша котладылар, аларга үзләренең кайнар сәламнәрен, теләкләрен җиткерделәр. Кичә түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
Дөрестән дә, бер очрашу – үзе бер гомер. Мондый очрашулар киләчәктә дә булыр дип ышанып, көтеп калабыз. Бу кичәдән алган тәэсирләр барыбызның да күңелендә озак сакланыр.
Арча районы Акчишмә башлангыч мәктәбе, Гарифуллина Фәния Рауис кызы, Сабирҗанова Хәлимә Фәгаль кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев