Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Сезнең яңалыклар

Бер күрешү — бер гомер

Мөслим гимназиясендә 21 ноябрь көнне язучылар белән җылы, күңелләрдә калырлык очрашу кичәсе узды.

Районыбызда, традицион рәвештә, ел саен әдәбият һәм сәнгать көннәре уздырылып килә. Шул уңайдан бик күп язучылар килә. Быел ул Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, педагог, язучы, РСФСРның мәгариф отличнигы Роза Хәбибуллинаның 90 яшьлек юбилеена багышлап үткәрелде.

Безгә кунакка Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, А.Грибоедов, Ш.Маннур, И.Юзиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара дипломнар иясе, күренекле әдип Факил Сафин, Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова килде.

Җылы очрашу гимназия фойесында залында башланып китте. Актлар залында дәвам итте. Укучылар туган як турында матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Бала күңеленә ярату, әхлак-әдәп, тәртипле булу кебек хисләрне салыйм дисәң, тере язучы-шагыйрьләр белән якыннан дустанә аралашу, сөйләшү кирәк. Кунакларның балаларга киңәшләре: киләчәк тормышта югалып калмау, үз юлыңны табып, туры юлдан барырга, үз мөмкинчелегеңнән чыгып үз осталыгыңны, үз талантыңны күрсәтә һәм куллана белергә тәкъдим ителде.

Телне үстерү, югалтмау, саклау, ана телендә сөйләшү, аралашу кирәклеген дә ассызыклап үттеләр.
Укучылар һәм укытучылар үзләрен кызыксындырган сораулар биреп кичәне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.
Очрашу ахырында язучылар гимназия китапханәсенә китаплар бүләк иттеләр.

Язучылар белән очрашу мизгелләре күңелләрнең иң түренә кереп, озак вакытлар сакланыр.

Гөлшат Солтанова, Мөслим гимназиясе педагог-китапханәчесе.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев