Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бер көндә – ике вакыйга

25нче октябрьдә мәктәбебез гөрләп торды. Чөнки бездә бер көндә ике күңелле вакыйга булды.

1-11нче сыйныф укучылары ярминкә уздырды. Алар төрле тәмлүшкәләр, уенчыклар, үз куллары белән эшләнгән әйберләр саттылар. Ярминкә бик матур, күңелле үтте. Без үзебез саттык та, алдык та. Ә җыелган акчаны хәйрия фондына җибәрдек. 

Аннары танылган шәхес Дамир Фәнил улы Нургалиев белән очрашу үткәрдек. Дамир абый – яшьләр эшләре, волонтерлыкны үстерү һәм патриотик тәрбия комиссиясе әгъзасы. Ул безнең мәктәпне тәмамлаган һәм хәзер дә һәрвакыт аралашып тора. 

Дамир абый үзе турында сөйләде, без аңа сораулар бирдек. Хәзер ул махсус хәрби операциягә төрле-төрле бик мөһим әйберләр алып бара. Дамир абый «Путин командасы» дигән фильмда да катнашкан. Коронавирус вакытында да аның командасы өлкәннәргә ярдәм күрсәткән, ризык сатып алган. 

Бүген дә ул бик күп кешегә булышуын дәвам итә! Бу очрашуда без Дамир абыйның  бик ачык, актив, гадел булуын белдек. 

Руслан Логинов, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп, 8нче сыйныф.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев