Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Белем иленә сәяхәт

Түбән Каманың 7нче балалар китапханәсе 3нче лицейның беренче класс укучылары өчен «Белем иленә сәяхәт» экскурсиясе үткәрде.

Белем бәйрәме 2024!
1 сентябрь — Белем көне. 2024 елда бу бәйрәм 2нче сентябрьгә туры килде. Бу көн яңа уку елының башлануын символлаштыра, яңа белемнәр һәм ачышлар, кызыклы уку проектлары, иҗади идеяләр белән бәйле. Бу көн – сыйныфташлар, мәктәп дуслары һәм укытучылар белән очрашу көне.

Безнең Түбән Кама шәһәр һәм район китапханәләрендә традицион бәйрәм чаралары һәм кызыклы уеннар үтә.
Түбән Кама шәһәренең 7нче балалар китапханәсе коллективы А. С. Пушкин исемендәге 3нче лицейның яңа укырга кергән беренче класс укучылары өчен «Белем иленә сәяхәт» экскурсиясен әзерләп үткәрде.

Катнашучылар «Мәктәп» дип аталган корабта белем дулкыннары буенча мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Алар белән бергә әкияти геройлар: Карлсон, Золушка, Китап патшабикәсе булды. Балалар «Әкиятле», «Математик», «Кызыклы» һәм башка утрауларда булдылар, анда аларны кызыклы, төрле бурычлар көтә иде. Укучылар «мәктәп серләрен» чиштеләр, танылган әкият геройларын искә алдылар, «Билгеле», «Сүзне дәвам ит» викториналарында катнаштылар. «Сүзне дәвам ит» викторинасында балалар «мәктәп» рифмаларына күңелле сүзләр сайладылар. Аларга сорауларга дөрес җавап бирергә китапханә фондының кызыклы китаплары һәм төсле- төсле журналлары ярдәм итте.

Кадерле укучылар! Сезне Белем бәйрәме белән котлап,күңелле һәм мавыктыргыч мәктәп тормышы телибез!
Сезне безнең китапханәләрдә көтеп калабыз!

Әхмәтҗанова Ләйсән Фәрит кызы, Түбән Каманың 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев