Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бәхетле мизгелләр

Әти белән әнинең мине шуарга өйрәткәннәре һаман да истә!

Барлык кышкы күңел ачулардан мин тимераякта шууыны сайлыйм. Балачактан үк тимераякта шуарга бик яратам һәм һәрвакыт кышны сагынып көтәм. Беренче тапкыр тимераякка җиде яшемдә бастым. Бу моментны бик яхшы хәтерлим. Әти белән әнинең мине шуарга өйрәткәннәре һаман да истә!

Башта әти мине ике кулымнан тотып, үзе белән ияртеп йөртте. Ә аннары: «Кызым, әниең янына үзең барып кара әле», — диде. Мин әнигә таба үзем шуып киттем, һәм шуннан шуа да башладым. Бу минутта мин бик бәхетле идем.

Адилә Искәндәрова, Чаллы шәһәре, 29нчы гимназия, 11нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев