Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бәхет ачкычы һәркемнең үз кулында

Гаилә – иң ышанычлы сыеныр урыныбыз, җылы учак. Ә әти-әни – шул учакның кайнар ялкыны. Моны бүген 84нче лицей-интернатта расладылар.

Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык, күңел җәрәхәтләрен төзәтерлек җылы, тыныч почмак кирәк. Гаилә – нәкъ менә шундый иң ышанычлы сыеныр урыныбыз, җылы учак. Ә әти-әни – шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик алар булганда гына гаилә җылысы көчле, нигезе нык  була. Алдагы тормышка зур ышаныч белән керү өчен нишләргә, кайсы юлдан китәргә...

Сораулар күп һәм шуларга җавапларны бүген лицей сәхнәсендә дүрт гаилә тәкъдим итте. Әлбәттә, һәр гаиләнең үз серләре, үз мөмкинлекләре, бәхет ачкычы һәркемнең үзенең кулында. Шулай да, Ана теленә мәхәббәт, динебезгә хөрмәт тәрбияләүдә Мөхәммәтҗановлар да, Гильмуллиннар да, Салахетдиновлар да, Мөхәмәтдиновлар  да дөрес юлларын тапканнар! Горурлык һәм соклану хисләре белән янып утырдык залда! Милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау, буыннар бәйләнешенә нигезләнеп, балаларның сәләтләрен үстерү, үз милләтең белән горурлану хисе тәрбияләү – менә бу гаиләләрнең нигез ныклыгы. Рәхмәтләр яусын сезгә, хөрмәтле Әти-Әниләр. Күзләр тимәсен сезгә, Ходай үзе сакласын!


Рәмзия Закирова, 84 лицей интернатның директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев