Башлангыч сыйныф укучылары – «Россия бөркетчекләре»
Актаныш гимназиясендә тантаналы чара – башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетчекләре» сафларына кабул итү булды.
Исәнме, «Көмеш кыңгырау» газетасы. Мин, Мухаметов Йосыф, Актаныш «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның 1б сыйныфында укыйм. Мин Сезне бик яратып укыйм, оештырган бәйгеләрегездә бик теләп һәм актив катнашам.
Ә бүген мин үзебезнең зур шатлыгыбыз белән уртаклашырга телим. Гимназиябездә тантаналы чара – башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетчекләре» сафларына кабул итү булды. Дәүләт гимннарын тыңлагач, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйховна безне бәйрәм белән котлады, Россия бөркетчекләре нинди булырга тиешлеге хакында сөйләде. Без тырышып укырга, тәрбияле булырга, Ватаныбызны яратырга тантаналы төстә ант бирдек. Аннары безнең түшләребезгә значоклар тактылар. Бәйрәмнән соң күтәренке кәеф белән сыйныф бүлмәләренә таралыштык.
Мөхәмәтов Йосыф, Актаныш «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат», 1б сыйныф укучысы.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев