Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Башкорт мәдәниятенә багышланган бәйрәмгә бардык

Бәйрәмгә килгән һәркемне самовар чәе, бавырсак белән сыйладылар.

Быел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында Казаныбызла «Шәҗәрә» проекты чаралары гөрли. Каникулда дусларым белән шәһәребезнең М. Горький исемендәге Үзәк паркындагы башкорт мәдәниятенә багышланган бәйрәмгә бардык. Без мари, чуваш, удмурт, мордва мәдәнияте белән танышкан идек инде.

Бәйрәмдә «Җиде кыз» башкорт биюен карадык, үзебез дә анда катнаштык. Башкорт курае, кубызы, җырларын тыңлап сокландык. Урман иясенең риваятьләрен тыңладык, уеннарда катнаштык.

«Урман арты» мәдәният Үзәге җитәкчесе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Тимур абый Йосыповның курай моңнарын, башкорт җыр коллективлары чыгышын тыңлап рәхәтләндек.

Бәйрәмгә килгән һәркемне самовар чәе, бавырсак белән сыйладылар.
— Без гореф-гадәтләрне саклыйбыз. Дуслык күпере ныгысын! — диде башкорт дусларыбыз.

Язилә Нуруллина, Казан, 183 нче гимназия укучысы.

Равилә Мөбарәкшина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев