Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ак микрофонлы җырчы

Ришат Төхвәтуллин нәрсә белән ассоциацияләнә, дип сорасалар, мин ялгышмыйча гына, ап-ак төстәге микрофон белән диямен.

Арча мәдәният йортында Ришат Төхвәтуллинның «Барысы да кала» исемле концерты узды. Район мәдәният йортында уздырылган чарага Ришат Төхвәтуллинны яратып тыңлаучы тамашачы җыелган иде.

Белгәнебезчә, Ришат Төхвәтуллин — Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты. Интернет челтәрендә, Ришат абыйның Арчада концерты булуын белеп, мин бик шат булдым. Русча әйтмешли «улыбка до ушей» булды, җәмәгать. Әлбәттә, мин тизрәк сеңлемә хәбәр итеп, концертка барырга булдым. Ура, менә ниһаять бу көн килеп җитте һәм мин Ришат Төхвәтуллин концертында!

Концерт башланыр алдыннан, тамашачы гөрләп торды һәм көчле алкышлар астында Ришат Төхвәтуллин «Мәтәүтамак» җыры белән концертны башлап жибәрде. Ришат Төхвәтуллинның төркемендә барабанчы да, гитарист та, гармунчы да, биюче егет һәм кызлар да бар. Аларга гына карап торсаң, бер сурәт барлыкка килә. Алар бик искитмәле, һәрбер хәрәкәтләре үзенә күрә бер матурлык. Биючеләре һәрвакыт елмаеп торалар, йөзләрендә ут балкып тора. Алардагы ул энергия, әйтеп бетерерлек түгел, шәп.

Ришат Төхвәтуллинның концерт программасы бик үзенчәлекле, грандиоз итеп уйланылган. Ришат абый үзе дә бик яхшы, энергияле, чибәр, йөз төрле талант иясе. Аның тавышы –сандугач тавышы белән бер. Ул мин яратып тынлый торган жырларын башкарды. Аңа кушылып, тамашачы да җырлады. Зал шау-гөр килде. Ул үзенең «Сагышлы йөрәк», «Карамалы-Гобәй», «Күбәләк» «Синнән башка», «Бергенәм» һәм башка төрле җырларын бик яратып башкарды. Ришат абыйның тавышы, аның һәрбер хәрәкәте менә дигән, шәпски. Күзне дә алмыйча, аңа гына карап утырдым. Сокландыргыч, искитмәле!!!

Ришат Төхвәтуллин нәрсә белән ассоциацияләнә, дип сорасалар, мин ялгышмыйча гына, ап-ак төстәге микрофон белән диямен. «Нигә шулай?». Чөнки мин кечкенә чактан ук, аның җырларын бик яратып тыңлый идем. Һәм ул сәхнәгә чыкканда, үзенең ап-ак ялтыравыклы микрофоны белән чыга иде. Мин һәрвакыт аптырый идем, ни өчен башка артистлар кара микрофон белән чыгыш ясыйлар, ә ул ак микрафон белән. Уйлый, уйлый идем, ләкин жавап тапмый идем. Кызык бит!

Шулай ук чарада Миләушә Закирова бар иде. Ул «Утка сал син мине» исемле җырын башкарды. Халык бик яратып тыңлады. Линар Шаймөхәмәтов исемле җырчы да чыгыш ясады. Ул тамашачыга «Ышанма син»,«Сандугач булмасам да» дигән җырларын һәм өр-яңа җырын тәкьдим итте. Ә иң кызыгы, аның тавышы нәкъ Ришат Төхвәтуллинныкы сыман. Бер үк тавыш. Ничек шулай ул, исең китәрлек.

Ришат абый Арча халкына үзенең концерт программасында «Брат» турында җырын тәкьдим итте. Җыр сүзләренең авторы Зифа Нагаева. Минем уйлавымча, бу жыр Ришат абыйга бик туры килә. Бик энергичный, шаян җыр.

Чыгышлар бик искитмәле иде. Номер, һәр жыр саен яңа костюм алмаштырып чыгалар. Ничек шулай тиз арада алмаштырырга өлгерәләр диген әле. Шаккатмалы! Ул костюмнарның һәрберсе берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле.

Жыр барышында тамашачы урыныннан торып басты һәм Ришат Төхвәтуллинга кушылып, жырлый, бии башладылар. Без инде яшьләр урында гына утырып тора алмыйбыз, сәхнә каршына ук чыгып бии башладык. Ух, безнең кычкырулар, тамак беткәнчегә кадәр, кычкырып жырладык. Менә настольгия. Әх, рәхәт, куңелле!

«Сула» җырына мин рәхәтләнеп җырладым. Минем хис-кичерешләремне, эмоцияләремне болай гына бер сүз белән генә язып, әйтеп булмый. Просто әйтеп бетергесез!

Концерт бетте дигәч тә әле тамашачының кайтып китәсе килмәде. Әле шуннан соң да Ришат Төхвәтуллин 3 җыр башкарды.

Концерт тәмам! Ләкин безнең өчен концерт бетмәде. Без Ришат абый Төхвәтуллиннан автограф алырга калдык. Аның белән истәлеккә фотосурәт ясадык. Урра, минем хәзер Татарстанның һәм Башкортстанның аткзанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән төшкән фотом бар!!! Минем өчен бу бик искитмәле!

Концерт бик яхшы, матур, үзенчәлекле, искиткеч булды! Мин бик шатмын!!! 

Гыйльметдинова Зәринә Дамир кызы, Арча районы Кәче төп гомуми белем мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев