Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Барлык диннәр гыйбадәтханә-музее буйлап экскурсия

Бу музей төрле диннәрнең гыйбадәтханә стильләрен берләштергән.

2024 нче елның 21 апрель көнне гадәти булмаган экскурсиягә бардык. Сыйныфташым Илсаф, мин һәм тарих укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы белән берлектә Казан шәһәренә якын урнашкан Иске Аракчино Бистәсендә урнашкан Барлык диннәр гыйбадәтханәсе-музеенда булдык.

Бу музей төрле диннәрнең гыйбадәтханә стильләрен берләштергән архитектура символы булып тора икән. Мондый гадәти булмаган комплекс булдыру идеясен рәссам һәм архитектор Илдар Ханов күтәреп чыкканлыгын музейда экскурсия барышында белдек.

Монда һәр зал үзенең кабатланмас стилендә бизәлгән һәм шуңа күрә төрле илләр мәдәниятен тирәнтен өйрәнергә мөмкинчелек бар. Экскурсиягә бару бик ошады, чөнки анда могҗизалар дөньясына охшаган әлеге храм-музей.

Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтов Данис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев