Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бәллүр ябалак: хыялый өнем

Кулларымда бәллүр ябалак, димәк мин, абыну-егылуларга каршы торырдай көчкә ия!

Сабый чагымда җырлый белү сәләте минем өчен чынга ашмас хыял иде. Спойлер ясыйсым килми, әмма бу теләк әле дә гамәлдә түгел. Миндә матур җырлау осталыгы юк. Аның каравы, әнием китапханәче булгангамы икән, кечкенәдән зур кызыксыну белән китаплар укып үстем. Нигәдер бүгенге көнгә кадәр генә язу эшен үземнең төп сәләтем дип санамый идем. Юкка гына, һавадагы торнаны тотам дип, кулыңдагы чыпчыкны ычкындырма димиләр шул. Уйлап карасаң, каләм тотып иҗат эшенә керешер өчен дә, кешедә табигый язу сәләте булырга тиеш. 

Әгәр 2021 елда «Глаголица» премиясе белән танышмаган булсам, үземдәге талантны күрә һәм үстерә алыр идемме икән? Иҗади тормышымның мөһим урынын биләгән проект турында тулырак сөйләргә телим.

Күптән түгел «Глаголица» 10нчы халыкара бәйсез әдәби премия булып узды. Җәмһүриятебездә генә түгел, Рәсәйдә, күп кенә илләрдә приоритетта булган бәйге быелны үзенең географик карталарын тагын да киңәйтте. Оештыручы комитет әйтүенчә, «Глаголица»га хәтта Замбезидан да катнашырга теләк белдергәннәр.

Төгәлрәк әйткәндә, бәйгегә 2558 гариза җибәрелгән. Гаҗәп тә түгел, юбилей сезоны булгач, бу елны кайбер үзгәрешләр дә көтелде. Премиядә катнашучыларны Казандагы Адымнар мәктәп комплексына җыйдылар. Биредә узган 5 көндә онытылмаслык хатирәләр тупладык. Иҗади смена яңа танышуларга бай булды, озак күрешмичә торган дуслар белән дә очраштык. Язучы, остазларыбыздан әдәбият буенча дәресләр алдык, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Башкалабыз Казан буенча сәяхәт кылдык, Татарстан кунагы Ксения Алфёрованың моноспектаклендә булдык. Кытайдан килгән делегация, язучы Жуань Мэй белән очраштык. Аның «Девочка идёт вперед» исемле китабы буенча әңгәмә кордык. «Глаголица» премиясенең иң истә калган мизгеле тантана өлеше булды. Ул быел юбилей сезоны булганга күрә, С. Сәйдәшев исемендәге концертлар залында узды. Бәйрәм кичәсен Рәсәйнең атказанган актрисасы Нонна Гришаева алып барды. 

Танта өлешенең кульминациясе минем өчен «Татар прозасы» юнәлешендә гран-при яулавым булды. Шәхси тәҗрибәмә килгәндә, бәйсез әдәби премиядә беренче тапкыр сигезенче сыйныфта укыганда катнашып, уңышлы чыгыш ясадым. Ул зур җиңүем җилкәләремә ап-ак канатлар иңдергәндәй булды. Татлы хисләр ташыкыны миңа үктәрелер өчен алтын баскыч төзеде. Баскыч буенча атлый башласам, абынмаммы дип, 2022 елда да үз көчемне сынап карарга булдым. Җиңелүем авыр бирелде. Үз алдыма яңа максатлар куеп, билгеле бер алгоритм булдырырга туры килде. Һәм менә, инде 2023 ел — мин янә тәүге баскычта, әмма бу юлы кулларымда бәллүр ябалак, димәк мин, абыну-егылуларга каршы торырдай көчкә ия! 

Кадерле «Глаголица», кадерле остазларым! Миңа ышаныч белдергәнегез өчен сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Мин һичшиксез сезнең өметегезне аклармын!

Азалия Сабитова, Арча, Ашытбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев