Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балаларга телебезнең бай тарихы белән танышты

Түбән Кама шәһәрендәге 2нче гимназиянең 3нче сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен узды.

21нче февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде.

Туган тел төшенчәсенә тирән мәгънә салынган. Ул телне һәркем дөньяга аваз салгач та ишетә башлый. Шуңа да ул туган тел дип атала да... Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.

Туган тел беренче мәртәбә әйләнә-тирә мохитне танып белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. 

21нче февраль Халыкара туган тел көне уңаенннан, Түбән Кама шәһәрендәге 2нче гимназиянең 3нче сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе — Мөхәмәтшина Раилә Искәндәр кызы) интеллектуаль уен узды.

Балаларга телебезнең бай тарихы, күренекле шәхесләре, халык авыз иҗаты әсәрләре турында мәгълүмат бирелде. Телне камилләштерү, югалтмау, гореф-гадәтләрне саклау турында әңгәмә үткәреп, катнашучылар, командаларга берләшеп, төрле ярышларда үз көчләрен сынап карадылар. Уздырылган чарабыз телебезне саклау һәм үстерү максатыннан эшләнде. 

Түбән Кама шәһәренең 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре Резедә Валеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев