Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Балаларга сугыш турында укыйбыз»

Түбән Каманың 7нче балалар китапханәсендә Бөек Җиңү көненә багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIV Халыкара акциясе узды.

Түбән Кама шәһәренең 7нче балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан «Без сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясе узды.

 

Булып узган вакыйгалардан бер вакыт кысаларына гына сыймаганнары бар һәм еллар үткән саен, аларның бөеклеге ачыграк күренә. Мондый вакыйгаларга Бөек Ватан сугышы керә. Кызганычка каршы ул көннәр турында безгә сөйли алган тере шаһитлар саны елдан-ел кими бара. Без китаплар аша дәһшәтле сугыш еллары турында, хәтерне, батырлык, үткәнне саклап калу өчен киләчәк буынга җиткерергә бурычлыбыз!


5нче майда Бөек Җиңү көненә багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIV Халыкара акциясе узды. Бу юлы катнашучылар 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары иде.
Китапханәче Җиңү көненең әһәмиятен, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгын ассызыклады. Чара сугыштан соңгы чор шагыйрьләре язган «Сугыш булды» һәм башка китаплардан шигырьләр уку белән дәвам итте.


Чара ахырында китапханәче Бөек Ватан сугышы турындагы китапларда ата-бабаларның тормышы чагылуын, безгә аны белү мөһимлеген һәм моның рухи үсештә зур роль уйнавын тагын бер кат искәртте.                                                           

 

Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре Резеда Валеева.                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев