Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балалар бакчасында физик тәрбия

Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында беренче урында тора.

Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан балага активрак булырга ярдәм итә.

Шөгыль вакытында физкультминуткалар һәм хәрәкәтле уеннар шулай ук баланың сәламәтлеге өчен мөһим. Ник дигәндә, алар бик тиз аралар, тизрәк уйныйсылары килә башлый, талчыгалар. Физкультминутка һәм уеннар кирәкле вакытта уздырылса, балалар армаячак һәм үзләрен кирәкле дәрәҗәдә тотачаклар. Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгыльләнү балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.

Чаллы шәһәре 105нче “Дюймовочка” балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы Сибгатуллина Рузилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев