Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бәйрәмегез белән

Урман-тәнең белән дә, җаның белән дә ял итә торган урын ул.

Урман-тәнең белән дә, җаның белән дә ял итә торган урын ул. Ел фасылының кайсы вакытында барсаң да, ул сине үзенең могҗизалары белән таң калдыра. Җәен кып-кызыл булып җиләкләр пешә, кошлар сайрый, көзен аланнарда балан, миләш куаклары балкый, төрледән-төрле гөмбәләр тезелешеп утыра. Кышкы урман үзенең саф һавасы, көмеш төсле ялтыраган кар бөртекләре күз явын алса, язын ачылып килүче бөреләр, ыгы-зыгы килүче кошлар, бөҗәкләр, хайваннар, берсеннән-берсе матур, хуш исле чәчәкләр башыңны әйләндерә.

Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 1Б классы укучылары да урманга йөрергә, андагы үсемлекләр, хайваннар дөньясы белән танышырга бик яраталар. Урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен дә төгәл үтәп, аны сакларга омтылалар. 

Ә бүген исә алар урман хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәләр. Аларга эшләрендә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телиләр. 

1Б класс укучылары, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев