Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бәйрәм уңаеннан тыл ветераннарында кунакта булдык

52нче мәктәпнең 4 нче “Г” сыйныфы укучыларыннан торган тимурчылар отряды сыйныф җитәкчеләре белән берлектә тыл ветераннарында кунакта булып кайткан.

23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне.

Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. 

Шул уңайдан, без – 52нче мәктәпнең 4 нче “Г” сыйныфы укучыларыннан торган тимурчылар отряды, сыйныф җитәкчебез А.Ф.Аминова белән берлектә, тыл ветераннарында кунакта булып кайттык. Говорков В.Н., Егоров И.П. безгә үзләренең балачак истәлекләрен, армия сафларында ничәнче елларда, ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Тырыш, тәртипле, Туган илен яратучылар гына зур уңышларга ирешүе турында да искәртеп үттеләр. Без үз чиратыбызда аларны игътибар белән тыңладык, аларга үзебезнең изге теләкләребезне җиткердек, күчтәнәчләребезне бүләк иттек. Бу эчтәлекле очрашу безгә бик ошады.

Шушы бәйрәм уңаеннан барлык ир-егетләрне котлыйбыз! Тыныч күк йозе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, эшегездә һәм укуыгызда зур  уңышлар телибез.

Незаметдинов Самир, 4нче Г сыйныфы, 52нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев