Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бабамның фронттан бары бер хаты килгән...

«Сугыш куркыныч ул! Ул безгә кирәк түгел» дип яза Кукмара районы Пычак урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Динислам Гасыймов.

Бабам Фазлыйәхмәт 1912нче елда туган. Сугышка кадәр колхоз төзүдә катнашкан. Гарәпчә укый-яза белгән, мәдрәсәдә укыган. Акыллы, намуслы, кешелекле булганлыктан, аны колхозда ашлык амбарларының мөдире итеп куйганнар, чөнки ул яза белгән. Сугыш башланганда аңа 39 яшь, өйләнгән, ике кызы булган: Фагыйлә (1935 елгы), Рәүфә (1939 елгы). Өченче кызы Роза (1941 елгы) ул сугышка киткәч туган.

Бабайның фронттан бары бер хаты килгән. Гарәпчә язылган хатны Рәүфә әбиемнең әниләре балаларына еш укый торган булган.

«Смоленскига таба барабыз, сугышка керәбез», – дип язылган булган хатта. Шуннан соң хаты килмәгән. Карт бабамның әнисе – әбиләрем аны гомер буе көткәннәр, ләкин ул кайтмаган.

Билгесез югалган дигән кәгазь килгән. Аның исеме һәм фамилиясе хәтер китабында да бар. 2000нче еллар тирәсендә әбиләрем аны эзләтеп, Мәскәүгә архивка да язганнар. Аннан билгесез югалганнар исемлегендә дип кенә хәбәр килгән. Шулай югалган минем карт бабам сугышта. Ул кайда күмелгән – анысы билгесез.

Сугыш куркыныч ул! Ул безгә кирәк түгел.

Динислам Гасыймов, Кукмара районы, Пычак урта мәктәбе, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев