Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бабам култык астына гармунын кыстырып, сугышка китә

Елховой урта мәктәбе 5 нче сыйныф укучысы Девяткина Зиләнең бабасы турындагы истәлекләре.

Минем бабам Сөләйманов Гаяз Сөләйман улы 1911 елда Түбән Абдул авылында крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Ул кечкенәдән гармун уйнарга өйрәнә. Сөләйманнар нәселе Түбән Абдул һәм Елховой авылларында гармунчылар буларак дан тоткан. Гармунчы егет үзенең тормыш юлдашын Ормышлы авылында очрата. Минсафа әби белән алар дөньяга дүрт бала китерәләр. Ләкин ул чорда балалар үлеме гадәти күренеш булган. Аларның да ике баласы бик яшьли дөнья куя, минем әбием Гөлсинә һәм аның энесе Габдерәшит кенә гомерле була.
Дәһшәтле сугыш еллары безнең авылны да читләтеп үтми. Яшь ир-егетләр бер-бер артлы сугышка китә. Алар арасында безнең Гаяз бабабыз да була. Култык астына гармунын кыстырып, ул да сугышка китә. 
Әбием сөйләгәннәрдән: "Әтием разведчик булып хезмәт иткән. Чираттагы разведка вакытында " тел" алып кайта. Шуның өчен аңа ун көнлек ял бирәләр. Шул кыска гына ялына кайткач, мин аның тезенә менеп утырдым, күкрәгендәге медальләрен тотып-тотып карадым".
Әмма бабамның якыннары белән соңгы тапкыр күрешүе икәнлеген ул вакытта берсе дә белмәгәндер. 
1944 елда ул һәлак була. Аның кайда күмелүен дә белмәгәннәр. Әбием, Сөләйманова Гөлсинә Гаяз кызы, "Хәтер" китабы чыгу хәбәрен ишеткәч, эзләнү эшләренә керешә. Мәскәүдә чыга торган "Комсомольская правда " газетасы редакциясенә хат яза. Җавап озак көттерми. Гаяз бабабызның һәлак булган, җирләнгән урынын хәбәр итәләр.
Нәкъ шул елларда әнием Гөлнарның Дамир абыйсы бабам җирләнгән тирәләрдә Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Гөлсинә әбием әтисенең энесе Харис белән Гаяз бабай күмелгән урынга, Латвиянең Добеле районы Ауцев өязе Скуяс авылындагы туганнар каберлегенә юл тота. Дамир абыйга да да үзенең командованиясе белән бергә мемориаль комплекска барып, чәчәкләр салу бәхете насыйп була. Мемориаль тактада 3923 Совет хәрбиенең исеме язылган.
Каберләре билгесезләр янына Җиңү бәйрәме көнендә яше-карты агыла. 
"Авылдашлар, онытмагыз безне! Онытмагыз!" - диләр кебек тезелеп киткән исемнәр.
Елховой урта мәктәбе, 5 нче сыйныф укучысы Девяткина Зилә. ( укытучысы Шәйхелова Х.Г.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев