Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бабайларга хат

Минем хыялым: картәтиләремә хат язу. Әгәр шундый мөмкинлек булса, мин болай дип язар идем...

Мин сезнең оныкчыгыгыз Рәинә булам. Күреп белмәсәм дә, әтием-әнием һәм әби-бабам сөйләве буенча сез безнең гаиләбез горурлыгы, геройлар. Кадерле картәтиләрем Сәрвәров Рифгат Сәрвәртдин улы һәм Мөхәммәтзарипов Мөхәммәт Мөхәммәтзарип улы без оныкчыкларыгыз тыныч тормышта яшәсен өчен Бөек Ватан сугышында Җиңү яулап туган якка әйләнеп кайткансыз. Күрсәткән батырлыкларыгыз өчен орден, медальләр белән бүләкләнгәнсез. Бу бүләкләр бездә әле дә саклана. Һәм мин, һичшиксез, аларны үземнең булачак балаларыма истәлек итеп саклармын. Картәтием Мөхәммәт сугышның беренче көненнән соңгы көненә кадәр моторлы мылтык дивизиясендә хезмәт иткән. Ул «Кызыл йолдыз», «Җиңү», «Суворов» һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнгән. Рифгат картәтием 1942нче елда сугышка алына. 1943 елда каты яралана, ярты ел Казан шәһәрендәге госпитальдә  ята. Хезмәткә яраксыз булып кала һәм авылына кайта. Әнием сөйләве буенча орден-медальләре түшенә сыймагач, кесәсенә салып йөрткән.

Картәтиләрем, без оныкчыкларыгыз, сезнең белән горурланабыз. Сез безнең өчен чын бахадирлар. Рәхмәт сезгә!

Рәинә Гиззатуллина, Чаллы шәһәре, 54нче гимназия, 2В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев