Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Аждаһа елы килә

Яӊа ел! Бу тылсымлы вакытны һәрберебез көтеп каршы ала.

Яӊа ел! Бу тылсымлы вакытны һәрберебез көтеп каршы ала. Кышын урамда әкияттәге сыман, ә өебездә аеруча җылы булып китә.

Безнеӊ лицей укучылары да бәйрәм мизгелләрен якынайту өчен бик тырыштылар. 8нче һәм 10нчы сыйныфлар бинаныӊ эчен бизәделәр. Лицей төрле төсләргә буялып, ялтырап тора. Тирә-якта ‒ кар бөртекләре, эленгән чыршы уенчыклары һәм кышкы матурлык.

Традиция буенча югары сыйныф укучылары бүләк буларак спектакль куялар. Бу елда 10 б сыйныфы шул юнәлештә эшли. Спектакль кызыклы булыр дип ышанып калабыз!

2024 ел — Аждаһа елы. Беләсезме, ул ‒ үзенең чынбарлыкта булган «коллегалары» арасында бердәнбер мифик хайван. Кызыклы факт: аждаһа – зур, мәһабәт гәүдәле, шау-шу тудыра торган зат, шуңа күрә ул якты һәм көчле бәйрәмнәрне ярата. Бу ел сезгә көч, зирәклек, тәвәккәллек алып килсен.

Сезне чын күӊелемнән киләсе Яӊа ел белән котлыйм. Иӊ мөһиме — сәламәтлек һәм бәхет булсын. 

Чаллы, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 9нчы А сыйныфы укучысы Әдилә Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев