Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Авылым микротопонимнары» дигән проект эшләдем

«Бу карта – минем проектның продукты» дип язган Җәнлек совхозы мәктәбеннән Әмир Фәрхуллин.

Бу уку елында индивидуаль проект дигән фән керә иде. Атнага бер дәрес керде ул. Ул фәнне Минзилә Маратовна исемле укытучы алып бара. Уку елы буе мин үземнең туган «Авылым микротопонимнары» дигән проект эшләдем. Бу карта – минем проектның продукты. Анда минем туган авылымның истәлекле урыннары атамалары бар.

Мин бу картаны русча ясадым, чөнки мин укый торган мәктәптә проектлар рус телендә яклана. Бу микротопоним урыннарда минем булганым һәм фотога төшергәнем бар. Аларның исемнәре каян килеп чыккан икәнен өйрәндем. Аның өчен төрле китапханәләргә бардым, төрле чыганаклар белән эшләдем, мари сүзлекләрен дә кулландым.

Казан милли китапханәсенә дә бардым, архивка гына кермәдем. Монда 50дән дә артык атама, тик бөтенесен күрсәтеп бетереп булмады. Бу эш белән мин академик К.А.Вәлиев исемендәге дистанцион конференциядә чыгыш ясадым һәм урын алдым. Ул конференцияне Мамадыш үткәрсә дә, анда Казаннан да, Удмуртиядән дә, Башкортстаннан да, Якутиядән дә, Байкал якларыннан да укучылар чыгыш ясадылар.

Әмир Фәрхуллин, Җәнлек совхозы мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев