Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Авылыбыз чишмәләренә сәяхәт кылдык

Күзкәй авылы мәктәбендә эшләп килүче ял лагерыннан яшьтәшләребез белән бергәләшеп авылыбызның ике чишмәсенә сәяхәт ясадык.

Авылыбызда китапханәче булып эшләүче Гөлсинә апа һәм клуб мөдире Әлфия апа, «Иртәгә Күзкәй авылыннан кунаклар килә, сез дә килегез» диеп чакыргач, без дә җыелдык клуб бакчасына.

Күзкәй авылы мәктәбендә эшләп килүче ял лагерыннан безнең яшьтәшләр килделәр. Без алар белән бергәләшеп авылыбызның ике чишмәсенә сәяхәт ясадык. Әлфия апа белән Гөлсинә апа бик кызыклы итеп «Каран» һәм «Ташчокыр» чишмәләренең тарихлары турында сөйләделәр.

«Ташчокыр» чишмәсен авылыбызнын өлкәне Әхмәтшин Вәзир бабай яңартып, матурлап куйган.

Җыелышып чишмәләр янында фотога да төштек. Чишмә буйларыннан йөреп кайткач, клуб бакчасында төрле кызыклы уеннар уйнадык. Арып-талып уеннардан туктагач, казанда, учак өстендә пешкән телеңне йотарлык ботка белән сыйладылар. Үзебезнең Югары Байлар авылы тарихы белән дә таныштырдылар. Җәйнең бу кояшлы, матур көне безнең күңелләргә кереп калды. 

Бильданова Динә, 4нче сыйныф, Тукай районы Югары Байлар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев