Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Авыл үлсә, без нишләрбез?

Шәһәр, шәһәр дип күпме авыз суын агызсак та, барлык халыкны туендыручы барыбер шул авыл бит инде.

Кызганыч, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны туплаган, өлкән буын истәлекләренә шаһит булган гүзәл табигатьле авылларыбыз  коточкыч тизлек белән кечерәеп, сүрелеп баралар.

Кайчандыр шау-шулы урамнары тынып, ишегалларына  алабута үсеп беткән, йортларының бүрәнәләре  череп караеп калган мондый авыллар бик кызганыч булып күренәләр.

Шәһәр, шәһәр дип күпме авыз суын агызсак та, барлык халыкны туендыручы барыбер шул авыл бит инде. Ипи, сөт, даруларга кирәкле матдәләр...барысы белән дә безне шул авыл тәэмин итә бит! Шуңа күрә нәкъ менә авылларны үстерергә кирәк, ә шәһәрләрне түгел!

Әмма нишләтсәң дә, илебезнең киләчәге — яшь буын, авылдан уттан качкан кебек кача, бар булган көчләре белән шәһәрләргә омтыла. Анда баллы чәй белән көтеп торалар, диярсең.

Мәктәп укучыларының кайсыннан сорасаң да, алар я Казан, Мәскәү кебек зур шәһәрләргә укырга китәргә, я бер дә булмаса Арча, Чаллы көллиятенә керергә хыялланалар.

Әмма кала һәрбер кунагын да ачык йөз белән каршы алмый шул. Күпме авыл кешеләре шәһәргә күченгәч ничәмә-ничә еллар буена фатир, машина өчен кредит түләп, яисә яхшы эш таба алмыйча азапланып яшиләр соң. Ә ничә сәләтле яшьләребез каланың ялтыравык матурлыгына алданып харап булалар...

Аларга авылда, табигать кочагында, якыннарың янәшәсендә рәхәтләнеп тормыш көтәргә кем комачаулый соң?

Бу сорауга җавап эзләп, мин күп кенә яшьләр белән сораштыру үткәрдем. Аларның кайберләренең фикерен сезгә дә тәкъдим итәсем килә.

Фәрхуллина Иделия, 21 яшь, Казан шәһәрендә тора, КФУ студенты. (Үзе Кукмара районы, Каенсар авылы кызы)

Дөресен әйткәндә, мин авылга гашыйк кыз бала. Җәйге тын җылы кичләрен дуслар белән кич чыгу гына ни тора бит. Хәзер, көне-төне шәһәр ыгы-зыгысында, тузанында  кайнагач, авылның кадерен белә башладым инде.

Эх, белсәгез иде, бөдрә талларны, печән чабуларны ничек сагынганымны. Иптәш кызлар мине җүләр дисә дә, мин берни дә эшләтә алмыйм шул: җаным да, каным да авылга тарта.

Ни өчен алайса авылда калмадың, дип сораучылар күп булыр, мөгаен. Әмма ләкин үзегез уйлап карагыз: мин авылда нинди эш табыйм? Мин кечкенәдән журналист булырга хыялланып үстем, ләкин бу һөнәр авыл кешесе өчен түгел бит!

Менә шундый авыр хәлдә мин, дөресен әйткәндә. Кайсысын сайлыйм: җаным-тәнем белән юксынган авылымны, яисә яраткан һөнәремне?

Әгәр дә авылда журналист булып эшләү мөмкинлеге  булса, ике дә уйламыйча нигезебездә калып, гаилә корып, типтереп яшәр идем.

 

Хәмидуллиннар, яшь гаилә. Казан шәһәрендәге тулай торакларның берсендә торалар, ире Фатих — машина йөртүче, хатыны Гөлинә ике яшьлек уллары Кәрим белән өйдә утыра. Авылдан күченгәннәренә тиздән бер ел тула.

Нәрсә дип әйтик? Әйе, шәһәр безнең Казаныбыз турында булган күп якты хыялларыбызны чәлперәмә китерделәр. Әмма... без барыбер монда килгәнгә үкенмибез. Салкын тулай торакта тору, доширак ашау никадәр генә авыр булмасын, монда киләчәк, мөмкинлекләр бар. Авылда исә күзең мал, бакчадан башка бер әйбер дә күрми.

Ә иң мөһиме: без яшьләр, көчебез гөрләп тора, әмма без аны кая сарыф итәргә тиеш соң? Фермада тизәк тазартугамы? Юк, рәхмәт! Шәһәрдә урам себергәнең дә моннан кулайрак ләбаса!

Кабатлап әйтим, шәһәр тормышы безгә бер дә татлы булып тоелмый, әмма улыбыз... Кәримебез югары уку йортын тәмамласын, зур кеше булсын өчен без кулдан килгәнне эшләргә әзер. Ә авылда исә улыбызны чиксез һәм файдасыз эштән башка бер әйбер дә көтми. Шуңа күрә дә бар көчебезгә калабызда урнашып, үз почмагыбызны булдырырга тырышачакбыз да.

Адилә Закирҗанова, 22 яшь, Арча педагогик көллиятен тәмамлый, хәзер авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Дөресен әйткәндә, мин кечкенәдән салкын акыллы булып үстем. Бар кеше аһ-ваһ килеп мактаган шәһәренә дә алай исем китмәде.

Мин балалар белән эшләргә, аларга яңа белем бирергә яратам. Бигрәк тә нәниләргә! Шуңа күрә озак сузмадым да инде: 9нчы сыйныфны тәмамлауга, Арча педагогик көллиятенә укырга кердем. Аннан соң инде менә укытучы булып урнаштым.

Эшем ошый, балалар мине яратты, зарланыр җирем юк, кыскасы. Әмма дә ләкин барыбер авылда нәрсәдер җитеп бетми төсле... Аеруча яшьләргә инде. Ни сәүдә үзәкләре, ни клуб, матур кибетләр, рестораннар юк.

Минем алдавыч ялтыравык тормышка әллә ни исем китмәсә дә, кайчак эш пошып куя. "Ээх, калага китеп, укып, зур белгеч булырга булган... ", — дигән фикерләр дә булмый калмый, билгеле.

Әмма нәрсә генә булса да, мин сайлаган юлыма үкенмим. Шәһәрдә әллә кем булып беткәннән, авылыңа хезмәт итеп, илеңә файда китереп яшәү барыбер мәгънәлерәк бит.

Әскәр Ризванов, авыл мәктәбе укучысы, 16 яшь.

Уф! Бигүк дөрес булмаса да, әйтим инде. Мин авыл тормышыннан, күз ачып булмаслык эштән шуның хәтле туйдым менә, валлаһи... Әйтеп бетергесез!

Мал карап, бакчада эшләп, җиләк җыеп, кар көрәп... Җитмәсә дәресләрне әзерләп, тырышып укырга кирәк!

Бер елны ничек түзәрмен, күз алдыма да китерәсем килми. Җәен дә эш, кышын да. Әле ял итеп, әзрәк гүләйт итәсең килсә — идәннәре уелып беткән, чебен-черкидән башка бер җан иясе дә булмаган Совет заманыннан калган клубтан башка бер барып булырлык җир юк!

Аллаһ бирсә, 11не бетерәм дә, Казанга китәм. Бу көнне ничек көткәнне белсәгез иде.

Казанда да мине бал ягып көтеп торучы юк, билгеле. Әмма мин көне-төне эшләп, ничек  тә үземне табарга тырышачакмын. Һәм, дөресен әйткәндә, мин шәһәрдә киләчәгемне якты, бәхетле итеп күрсәм, авылда ул караңгы, хәерче булыр төсле тоела. Шуңа да җаным-тәнем белән шәһәргә омтылам да инде.

Менә яшьләрнең йөрәгеннән өзелеп чыккан, ихластан әйткән авыл-шәһәр чагыштыруын күрдегез дә инде.

Дөресен әйткәндә, яшьләрнең фикере мине зур хафага салды... Аларның күбесе үткәнге стереотиплардан арынып бетә алмыйча, авылны эштән күз ачып булмый торган бер шиксез караңгы һәм тонык почмак итеп күзаллыйлар.

Ничек аларның күзләрен ачып, фикерләрен сафландырып җибәреп була соң?

Яшьләрне иң куркытканы, авылда эш булмавы. Бу мәсьәләлә бит чишелмәслек түгел! Мин авыл советы рәисе белән моның хакында бик кызыклы әңгәмә кордым. Ул минем фикеремне хуплады һәм бу идеяләрне тормышка ашырырга була икәнлеген әйтте. Моның өчен зур тырышлык кирәк булачак,әлбәттә.

Әмма без бергәләп тырышачакбыз авылларыбзны тернәкләндерергә, әйеме? Авылсыз булмый бит, дуслар. Авыл үлсә, без нишләрбез соң?

Рәйсә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев