Әтиләребезне хөрмәтләдек
Әтиләребезне зурлап мәктәпкә чакырдык. Концерт номерлары күрсәттек, бүләкләребезне тапшырдык. Соңыннан бәйрәм мәктәп бакчасында дәвам итте.
Куңелле бәйрәм.
2021 елның 17нче октябереннән башлап Россия Президенты Указы нигезендә әтиләр көне билгеләп үтелә башлады. Ул һәр ел октябрь аеның 3нче якшәмбесендә үтә. Әни белән әти — безнең тормышыбыздагы иң якын кешеләребез. Әниләр көнен ноябрь аенда зурлап уткәрсәк, хәзер әтиләребезне дә хөрмәтли торган үз көннәре бар.
Безнең мәктәптә быел да әтиләр көне бик күңелле үтте. 19нчы октябрь көнне без әтиләребезне зурлап мәктәпкә чакырдык. Иң элек сыйныфта укытучы апабыз белән берлектә әзерләгән концерт номерларын күрсәттек, үзебез тырышып кулдан ясаган бүләкләребезне тапшырдык.
Соңыннан бәйрәм мәктәп бакчасында дәвам итте. Ул Сөмбелә бәйрәме белән бергә үрелеп барды. Әтиләребезгә төрле конкурслар да үткәрдек. Алар ике командага бүленеп, без мәктәп бакчасында тырышып үстергән яшелчәләрдән винегрет салаты ясадылар. Әтиләребез шундый уңган — салат бик тәмле булды. Ул гына тугел, әтиләребез, әниләребез белән берлектә, тәмле пылау, учакта коймак, самавырда чәй дә әзерләгән иделәр. Ә без, балалар, бәйрәм котлавы итеп аларга үзебезнең җыр-биюләребезне тәкъдим иттек.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Укытучыларыбызга , әти-әниләребезгә рәхмәт.
Исламов Гомәр Глүс улы, 3 сыйныф, Иске Кормаш мәктәбе, Актаныш районы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев