Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әтиләребезне бәйрәм кичәсенә чакырдык

Әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шул максаттан Яңа Әлем мәктәбенә хөрмәтле әтиләребезне бәйрәм кичәсенә чакырдык.

Әлеге бәйрәмнең төп максаты — гаиләдә әтинең абруен күтәрү, аның балалар тәрбияләү өчен җаваплылыгын күтәрү. Яхшы әти булу — җаваплы һәм һәр ир-атның тормышында мөһим эш, чын яклаучы, тугры дус һәм берсүзсез абруйлы булу өчен үрнәк булып тору әтигә генә хас сыйфатлар.

Әтиләребез төрле бәйгеләрдә үз сәләтләрен күрсәттеләр. Уйнадылар, җырладылар, биеделәр, сөйләделәр, ярыштылар да. Кичә азагында әтиләребез исемле медальләргә ия булдылар. Күңелле очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Әтиләребезгә зур рәхмәт.

6нчы сыйныф укучысы Габдрашитова Азалия, Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев