Әтиләр сүзе — күңелнең күзе
Күптән түгел генә әтиләр-әниләр, укытучылар, укучылар көзге Сабантуй үткәргән идек.
Күптән түгел генә әтиләр-әниләр, укытучылар, укучылар көзге Сабантуй үткәргән идек. Әтиләрнең мәктәпкә чираттагы килүе «Әтиләр сүзе — күңелнең күзе» дигән бәйрәм уңаеннан булды. Бәйрәмгә дип килгән әтиләрне матур итеп каршы алдык. Алар хөрмәтенә шигырьләр сөйләдек, җырладык. Башлангыч сыйныфтан уңган кызлар — Гатауллина Эльмира һәм Асанова Кира — моңлы итеп җырладылар. Аларның тавышлары сандугачныкы шикелле бик матур.
Табышмаклар, сораулар, кызыклы вакыйгалар белән үрелеп барды бәйрәмебез. Уңган әтиләр үз кызларына причёска ясарга дигән эшне дә уңышлы башкардылар. Бик күркәм килеп чыкты әтиләрнең чәч үрүе. Уеннар да бик күп төрле иде. Шар кабарттылар, биеделәр, бала киендерделәр. Алар бу эшләрне дә оста башкардылар.
Безнең әтиләребез һәм бабаларыбыз бик уңган кешеләр икән.
Без әниләр пешергән ризыклар белән бергәләшеп чәй эчтек. (Ә без әнием белән зур торт пешердек). Анда бик күп тәмле ризыклар бар иде.
Әтиләр, бабакайлар белән бергәләп төшкән фотосурәт мәктәп сәхифәсен тулыландырды.
Бәйрәм барыбызга да бик нык охшады. Оештырган укытучыларга, укучыларга һәм килгән әти-бабайларыбызга зур рәхмәт хисләре белән өйләребезгә таралыштык.
Яппарова Зәринә, Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 6 класс укучысы.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев