Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әтиләр көне белән сине, әтием!

Гаиләнең терәге, яклаучысы, саклаучысы бит син әти!

Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге указны РФ Президенты Владимир Путин имзалаган. Ул быел 20 нче октябрьгә туры килде. Шул уңайдан мәктәбебездә бәйрәм оештырылды. Ул гадәти түгел, бик тә үзенчәлекле. Әтиемә дә, әниемә дә, үземә дә ошады. Ул табигать кочагында, мәңгегә истә калырлык булып узды. 

Әтиле кеше — бәхетле кеше, ди әнием. Мин үземнең шундый әтием булу белән бик тә горурланам! Апам белән без бик тә бәхетле! 

Әтиләр көненә иң зур бүләк, әлбәттә, җылы сүз! Ә без аларга матур открыткалар ясадык. Башка вакытта әйтергә өлгермәгән сүзләребезне аның артына яздык: «Әтием, мин сине бик тә яратам, хөрмәт итәм!»

Актаныш районы, 
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 
4 нче сыйныф укучысы Рахматуллин Самат

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев