Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әтием – якыным

Белсәгез, әтием пылау, шашлыкларны бигрәк тә тәмле итеп пешерә.

Әтием – минем өчен бик якын кеше. Ул безнең гаилә башлыгы. Өйдә аны һәрбер кеше ярата һәм хөрмәт итә.

Минем әти ул – бик яхшы кеше. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Ул балта остасы да, төрле нәрсәләр уйлап табучы да. Ул өйгә кайткач, дөньябыз ямьләнеп китә. Әни аның кайтуына тәмле ризыклар пешереп көтеп тора.

Белсәгез, әтием үзе дә тәмле итеп пешерә, бигрәк тә пылау, шашлыкларны. Кичләребез безнең күңелле үтә. Әти белән икәүләп хоккей карыйбыз, "Ак Барс" өчен җан атабыз, төрле өстәл уеннарын уйныйбыз.

Әле дә хәтеремдә, әти мине беренче тапкыр тимераякка бастырды, шуннан соң хоккей белән дә дуслашып киттем. Әтинең буш вакытлары булганда, җәй көннәрендә балык тотарга йөрибез, ә кышларын бергәләп яуган карларны көрибез. Әти мине эш сөючән итеп үстерә. Әле минем абыем да бар. Ул авыл хуҗалыгы институтында инженер булырга укый. Без әтиебез белән бик горурланам һәм яратабыз.

Кәримуллин Әмир, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев