Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әти белән балыкта

Тиз генә балыгым белән фотосурәткә дә төшеп алам. Йә дусларым ышанмас....

Эх, рәхәт тә иде соң җәй көне.....Туйганчы йоклыйсың, дусларың белән урамда уйныйсың, җиләккә, гөмбәгә барып рәхәтләнеп ял итәсең. Җәй кояшы безнең белән уйныйдыр кебек тоела, битне кыздыра. 

Җәй көне дисәң, әти белән балык тоткан вакытлар искә төшә. Әти эштән кайткач, ашап-эчеп ала да, балыкка алып китә. Балык я кукрузга, ипигә, я селәүгә килә. Авылда селәүне бакчадан казып алсак, шәһәрдә инде кибеттән сатып алабыз. Менә кызык... хәзер кибеттә селәү дә сатыла. 

Мин кармакны әзерләп бетергәнче, әтием инде суга да атып өлгерә. Әле кайчакта балыгын да чыгарырга мөмкин. Кармакларны аткач иң кызыгы башлана. Менә утырасың көтеп, кемнеке беренчерәк чиртә. Үземнекен караганда, кырый күз белән генә әтинекен дә күзлим. Аныкы чиртми микән дип. Инде балыкны тартып чыгаргач, миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр. Әлдә хәзер телефоннар бар. Тиз генә балыгым белән фотосурәткә дә төшеп алам. Йә дусларым ышанмас....

Сәлимҗанова Азалия, «Адымнар-Әлмәт» гимназиясе, 4нче Б сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев