Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әти-әниләр белән бергәләп укыйбыз

Ата-аналар белән бергәләп укырлык бихисап китаплар арасыннан берсенә күз салыйк әле.

ТУГАН ТЕЛ БАЙЛЫГЫ

Кадерле укучылар! Быел игълан ителгән «Гаилә елы»нда шәһәребез китапханәләрендәге, ата-аналар белән бергәләп укырлык бихисап китаплар арасыннан берсенә күз салыйк әле.

Бу — моннан берничә ел элек Татарстан китап нәшрияты тарафыннан басылып чыккан «Иң матур сүз» җыентыгы.

Әлеге шактый калын, саллы китапта нинди генә тел байлыкларыбыз тупланмаган: биредә төрле халыкларның гасырдан-гасырга күчүче тылсымлы әкиятләре дә, тәрбияви эчтәлекле хикәяләр дә, сөйләм телен чалаучы мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, кагыйдәләре аңлатылган ярыш-уеннар тасфиры, тел төзәткеч тизәйткечләр яки тел көрмәкләндергечләр дә бар.

Менә соңгылары язылган битне ачыйк та, ике тизәйткечне әйтеп карыйк әле:

«Кара карга кардан бара, канатларын кага-кага»; «Такта какма, капка как! Капка какма, тотка как!»

Боларны әйтсәгез, китаптагы башка, тагы да катлаулырак тизәйткечләрне дә өйрәнә аласыз, шәт!

Әлеге җыентык — матур әдәбиятебезгә карата мәхәббәт уятучы китапларның иң яхшысы. Балалар өчен иҗат иткән күп татар шагыйрьләре, язучылары хезмәтләре дә урын алганга күрә, «Иң матур сүз» җыентыгы үз чиратында бер төр дәвамлык та хасил итә ала: кем белә, бәлкем, сезнең кайберәүләрегез укып чыгылган шушы әкиятләр, хикәяләр белән ихлас илһамланып, үз иҗатын да башлап җибәрер!

Китапханәбездә мәктәп балалары өчен меңнәрчә җыентыклар бар, алар белән дә танышу өчен безгә рәхим итегез!

Заһирә Нигъмәтуллина, Чаллы шәһәренең үзәк китапханә хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев