Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Аслыкүлдә ял иттек

Аслыкүл — Башкортостандагы иң зур күл.

Без Башкортостанда бик матур җирдә ял иттек — Аслыкүлдә. Андагы таулар, күлләр бик матур. Ул күлне Башкортостан диңгезе дип тә атыйлар.

Без палаткаларда яшәдек. Монда палаткаларда ял итүчеләр бик күп иде. Миңа анда су керү ошады. Ул су шундый чиста һәм җылы иде. Без әнием белән комнан дельфин, ташбака ясадык. Ул матур сыннар янында балалар да, олылар да фотога төштеләр.

Кич белән учаклар ягып, җырлар җырлап утыру да бик күңелле булды. Күрше палаткадагы кешеләр учак янында гитарада уйнап, җырлап утырдылар, без дә аларга кушылдык. Миңа бик нык ошады, рәхәтләнеп ял иттем.

Айзилә Хуҗина, Чаллы шәһәре, 15нче мәктәп. 

Аслыкүл — Башкортостандагы иң зур күл. Дәүләкән шәһәреннән 27 км төньяк-көнбатышта урнашкан.

Риваять буенча, элек Аслыкүл урынында Асыл-тау дигән тау булган, ул бервакыт көчле яшен вакытында җимерелгән, ә җимерелү урынында күл барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев