Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә кунакта булдык

Газета ничек бастырыла? Район редакциясендә эш ничек бара? Шушы сорауларга җавап табар өчен без, «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә кунакта булдык.

Газета ничек бастырыла? Район редакциясендә эш ничек бара? Шушы сорауларга җавап табар өчен без, ягъни «Арча укучылар сараеның» «Нур» телестудиясендә шөгыльләнеп иҗат итүчеләр төркеме «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә кунакта, газетаның баш редакторы Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы белән очрашуда булып кайттык.

Әлеге әңгәмәдә безне «Арча хәбәрләре» газетасының бер юнәлеше - «Алмаш» проекты белән таныштырдылар. Әлеге проектының төп максаты, исеменнән күренгәнчә, яшь талантларны барлау, аларга ярдәм итү, өлкән буын журналистларга алмаш әзерләү, туган телебезне үстерү һәм яшь буынның иҗатын халыкка күрсәтү.

Һәр ай саен газетаның бер полосасы "Алмаш" дигән рубрика астында чыгып барачак. Май аеннан эшли башлаган бу проектта инде укучыларның хәйран гына мәкаләләре басылып чыгарга да өлгергән.

Шулай ук, Исрафил Рәхмәтуллович «Арча хәбәрләре» газетасының ничек бастырылуы һәм ничек халыкка таратылуы турында да аңлатып үтте. «Алмаш» проекты өчен җаваплы, ягъни, безнең белән турыдан-туры эшләүче журналист, Гөлнур апа белән берлектә редакция буенча экскурсия да уздырды. Без анда эшләгән хезмәткәрләр белән танышып, бик кызыклы мәгълүмәтләр дә белдек.

Татарстан журналистларының иң зур бүләге «Бәллүр каләм» премиясе лауреты, пьесалар иҗат итүче Гөлсинә апа Зәкиева монда эшли. Ә менә редакциядә корректор авырып китсә, газета «чыга алмый икән».

Иң өлкән журналист Ильяс абый Фәттәховны да әлегә алыштырырлык кеше юк икәнен белдек... ( Димәк «Алмаш» кирәк). Редакция белән беррәттән, «Арча радиосы»на да кереп чыктык. Монда инде егерме ел «Арча радиосы» «тавышы» Гөлнара апа Ситдикова эшләгәнен белдек. Безнең «Нур» балалар радиосы да тапшыруларын аның белән берлектә чыгара.

Бу очрашудан без үзебезгә бик күп яңа мәгълүматлар алдык. Газетада, безгә килеп җиткәнче, күпме хезмәт куелган һәм никадәр кеше аның өчен эшләгән икәнен белеп, шул ук вакытта иҗат итәргә һәм газета белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк дигән максат белән редакциядән чыгып киттек. 

Иркә Сәмигуллина, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе, 8 нче сыйныф, «Арча укучылар сараеның» тележурналистика түгәрәге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев