Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Аның белән дуслашуыма бер дә үкенмим

Минем бер якын дустым бар.

Минем барлык дуслардан иң якын дустым – Камилә. Без Камилә белән 8 ел бер сыйныфта укыйбыз. Камилә – бик яхшы иптәш, чөнки ярдәм кирәк вакытта ул гел булышырга тора. Мин аңа гел үземнең проблемаларым турында сөйлим һәм безнең бер-беребездән бернинди серләребез юк.

Әле без бер сыйныфта гына уку түгел, икебез бергә волейбол, баскетбол түгәрәкләренә йөрибез. Ул мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Шулай ук ул бик матур, тыңлаулы, акыллы, тәртипле. Шаяртырга да бик оста. Аның белән вакыт үткәрүе бик кызык.

Спорт белән генә кызыксынып калмыйча, Камилә шигырьләр, хикәяләр дә яза. Мин Камилә белән дуслашуыма бер дә үкенмим, минем аңа рәхмәтләремне генә әйтәсем килә. Мондый дуслар булганда, берни дә куркыныч түгел. Авыр вакытларда да, шатлыклы чагымда да ул гел минем янымда.

Мифтахова Дилбәр - Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев