Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әниләр көне күңелле үтте

Теләкәй мәктәбе укучылары әниләрне шулай котлады.

Әниләр көне Россиядә беренче тапкыр Б.Н.Ельцинның 1988 елның 30 гыйнварында чыгарган указы нигезендә үткәрелә башлый. Бу бәйрәмнең инициаторы — Дәүләт думасы депутаты Алевтина Апарина. Шул елны 1988 елның 30нчы октябрендә «Әниләр бәйрәме» Баку мәктәбендә оештырыла. Шуннан соң әлеге бәйрәм ил буенча, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 

Кешелек дөньясының иң кадерле кешесе, чыннан да, — әниләр. Әнисез тормышны күз алдына китерү дә кыен. Алар безне тудыручы гына түгел, җил-яңгырдан саклаучы.Тел ачылганда әйтелгән әни сүзе, әнинең карашы безне гомер буе озата барачак. 
Мәктәптә кичәләр еш оештырыла. Аларның темалары, исемнәре төрле. Бу елда үткәрелгәне тагын да үзенчәлекле. Бәйрәмне үткәрү нигезләмәсе башкача булды: алдан барлык укучыларга да әниләр турында мәгълүмат тупларга кушылды. 

Тырышып-тырышып алар хакында фикерләр тупладык. Газета-журналлардан матур шигъри тезмәләр язып алдык. Әти-әниләр белән бергәләп гаилә альбомын актардык. Шулай итеп, эчкерсез котлауларны да урнаштырып, иҗади проект эшләдек. Проект эшенә презентация дә ясадык. Проектларны укытучылар, укучылар алдында якладык та Әлбәттә, чыгыш ясау дулкынландырды. Бераз борчылдык та. Әмма бу эшне башкарып чыктык. Курку хисләрен әниләребез хакына җиңдек. Һәр укучы үзенең әнисен иң эшчәне, иң чибәре, иң шаяны, иң ягымлысы, иң назлысы итеп күкләргә чөйде, ягъни мактады. Барыбызның да әниләре хакында белү кызыклы булды. Технология дәресләрендә ясаган чәчәк бәйләмнәрен тотып фотога да төштек. Үз кулларыбыз белән ясаган бүләкне әниләребезгә биреп, аларны сөендердек.

Әминова Чулпан, Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 7 нче класс укучысы.

Теләкәй мәктәбе укучылары әниләрне шулай котлады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев