Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Сезнең яңалыклар

Әнием — укытучы!

Укытучыны мин бал корты белән тиңләр идем, чөнки — ул иң тырыш, эш сөючән, уңган бөҗәк.

Укытучы — иң борынгы, иң изге профессияләрнең берсе дип уйлыйм мин. Профессия генә түгел,аң — белем бирүче, тормыш алып барырга өйрәтүче, тәрбияләүче дә ул. Усаллардан яклый, ямьсез гамәл кылсаң, ачулана, гаебеңне аңлата. Укытучы — ул синең тормыш дигән озын сикәлтәле юлның башында торучы фәрештәң. 
Минем әнием — укытучы. Әнием, Хафизова Резида Фердинант кызы география, физика, технология укыта. Яшьүсмер вакыттан ук ул укытучы булырга хыялланган. Яхшы укыган, класстан тыш эшләрдә, мәктәп эшләрендә дә актив катнашкан. Әнием мәктәптә 29 ел инде эшли. Укытучы дию белән барысы да аңлашыла. Төн буе керфек какмый дәфтәрләр тикшерү, дәрестән соң алып калып, өстәмә шөгыльләнүләр, олимпиадага әзерләнү, кичләрен чараларга репетицияләр ясау, журнал тутыру, билгеләр кую, конкурсларда, конференцияләрдә катнашу, җиңүләр яулау.

Аннан кала, мөгаллимә — бар яктан дә үрнәк хуҗабикә, хатын — кыз, ана. Минем әнием — нәкъ менә шундый үрнәк. Әнием эшеннән арып кайткач йорт эшләренә чума. Яшелчәләр, чәчәкләр, хәтта виноград та үстерә. Кулыннан бар эш тә килә: бәйли, тәмле ризыклар да пешерә, ир — ат эше дип тормый авыр эшләрне дә эшли, көтүен дә көтә. Җәй көне йорт тирәбез аллы — гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Бу эшләргә әни безне дә өйрәтә. «Хатын — кыз бөтен эшне дә булдырырга тиеш», — ди ул. Икенчедән, әнием әтиемне, безне бик ярата. Без авырсак, ул төннәр буе яныбызда утыра, дәвалый. Ярдәм кирәкле авыр вакытларда безне юата, алтын киңәшләрен бирә. Якшәмбе көннәрендә, бәйрәмнәрдә өстәл төрле татлы сый — нигъмәтләр белән тула. Өченчедән, безгә, үзенең өч кызына, тормышта зур үрләр яулар өчен тырышып укырга, ялкауланмаска, хәзердән үк алдыңа максат куярга дип, өйрәтә. Укытучы әниең булса, син үзең дә үзеңә югары таләпләр куясың һәм әниеңне борчымас өчен тыңлаучан, акыллы, тәртипле һәм эшчән булып үсәсең. 

Минем апамнар да укытучы, алар математика, физика факультетын тәмамлап, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә укытучы булып эшлиләр.

Укытучыны мин бал корты белән тиңләр идем, чөнки — ул иң тырыш, эш сөючән, уңган бөҗәк. Ә укытучы әни кеше — ул әле күпъаяклы бал корты. Чөнки нинди генә эш башкармасын, ул барысына дө өлгерергә, барысын да җиренә җиткереп вакытында тапшырырга, бөтенесен дә белергә, булдырырга тиеш. Җир йөзендәге барлык педагог — әниләргә укытучы кызыннан ныклы сәламәтлек, авыр хезмәтләрендә зур унышлар һәм сабырлык телим! 

Хафизова Зилә, 7 класс укучысы. Киров урта мәктәбе.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев