Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әнием минем

Минем үземнең әнием турында язасым килә. Аның исеме — Гөлнур.

Син, әнием, минем өчен 
Бу дөньяда бер генә. 
Елмайганда йөзләреңнән 
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек моңнарыңны, 
Елавым басылган бит. 
Телем дә минем иң әүвәл 
«Әннә» дип ачылган бит. 

Әни... нинди якын бу сүз! Әни һәр кеше өчен дә иң кадерле, иң ягымлы, иң хөрмәтле кеше ул. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Шатлыклы минутларда да, авыр вакытларда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз.

Минем үземнең әнием турында язасым килә. Аның исеме — Гөлнур. «Гөлнур» исеменең аңлатмасы нурлы чәчәк, ягъни чәчәк кебек нурлы диеп тә әйтеп була. Ул бик матур, саф күңелле һәм һәрчак елмаеп тора. Әнием тәмле итеп татар халык ашларын пешерергә бик оста. Әнием Аккүз мәдәният йортында озак еллар инде директор вазифасын үти. Шуңа күрә без гаиләбез белән мәдәният өлкәсендә «кайныйбыз». Эше бик җаваплы. Авыл халкын, яшьләрне сәнгатькә, мәдәнияткә тарту зур көч таләп итә. Уздырылган мәдәни чараларда без һәрвакыт бергә!!!

Әнием аеруча сәхнәләрдә чыгыш ясарга ярата. Ул мине гадел булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм беркайчанда төшенкелеккә бирелмәскә өйрәтә. Мин әниемне бик — бик яратам.

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев