Әнием - кадерлем! Яратам...
Дөньяда әниемнән дә яхшырак кеше юк. Курыкканда, ул мине кысып кочаклый, кәефем булмаса, гел ярдәм итә, юата.
Үзе усал, үзе шаян
Әнием Роза исемле. Ул бар эшкә дә оста. Тәмле ашлар пешерә, җәйләрен мул итеп кыяр, помидорлар үстерә, кышка аларны тозлый, маринадлый, салатлар ясый. Шуның өстенә әнием тегүче дә әле. Тирә-якта аннан да оста итеп бияләйләр, күлмәкләр, милли киемнәр тегүче юк. Ул теккән костюмнарны авылыбызның үзешчән артистлары сәхнәдә киеп, матур итеп чыгышлар ясыйлар. Әнием үзе усал, үзе шаян. Без әни белән икебез дә соры төстәге песиләр яратабыз.
Ләйсән Шулбаева Актаныш районы Богады мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.
Минзәлә шәһәрендәге 3нче мәктәп укучыларының «Әнием нинди?» сораувына җаваплары
Минем әниемнең исеме – Катя. Ул бик матур. Әнием тәмле ашлар пешерә. Авыр вакытта ярдәмгә килә. Мин аны бик яратам!
Юдин Матвей, 3Б сыйныфы.
***
Минем әни бик яшь. Ул машина йөртә, тәмле итеп аш, ботка, мантый пешерә. Әни банан, алма һәм әфлисун ярата, шуңа күрә мин аңа аларны кибеттән алып кайтып сыйлыйм.
Сөләйман Шәрипов, 3А сыйныфы.
***
Дөньяда әниемнән дә яхшырак кеше юк. Курыкканда, ул мине кысып кочаклый, кәефем булмаса, гел ярдәм итә, юата. Әни, мин сине бик яратам.
Ясминә Закирова, 3Б сыйныфы.
***
Әнием мине назлый. Мине тынычландыра һәм ярдәм кулын суза. Әни – безнең өйдә капитан. Рәхмәт сиңа, әнием! Мин сине гел тыңлармын!
Лилия Бариева, 3Б сыйныфы.
***
Әниемнең исеме – Эльмира. Ул яшь һәм матур гына түгел, бик тырыш һәм оста да. Кичләрен ул безгә җылы оекбашлар, бияләйләр, баш киемнәре бәйли. Ул безнең турыда һәрвакыт кайгырта һәм борчыла. Мин әниемне бик нык яратам, ул – минем иң якын дустым, сердәшчем.
Сәид Шәйхразеиев, 3Г сыйныфы.
***
Әнием миңа һәрвакытта ярдәм итә, үзенең төпле киңәшләрен әйтә. Сеңлем белән икебезне дә чисталыкка, аш-су серләренә өйрәтә. Кичләрен гаиләбез белән китаплар укырга, кроссворд-ребуслар чишәргә яратабыз. Ял көннәрендә авылга әбигә кунакка кайтабыз. Әбигә булышабыз,ә әбиебез үзенең тәмле ризыклары белән безне сыйлый. Мин үземнең гаиләмне бик яратам.
Рәлинә Гыйләҗева, 3А сыйныфы.
***
Әнием бик чибәр, сабыр. Ул мине төрле эшкә өйрәтә. Җәй көннәрендә бакчада яшелчәләргә су сибәм, түтәлләрдән чүпләр утыйм. Кыш көннәрендә кар көрим. Әнием белән кичләрен шашка, домино уйнарга яратабыз. Кыш көннәрендә чаңгыда шуабыз.
Рәфил Фәтхуллин, 3Б сыйныфы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев