Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әни... Әнкәй... Әнием!

Чаллыдагы 2нче гимназиядә узган бәйрәмебезне без әниләргә багышладык.

– Әни... Әнкәй... Әнием! Никадәр наз, җылылык, йомшаклык. Шушы сүзләргә яшәешнең әллә никадәр матур хис-тойгылары сыйган! Тик әниләр янында гына без үзебезне ышанычлы тоябыз, аларның кайнар кочагының җылысын сизәбез. 

8нче март бәйрәме алдыннан Чаллыдагы 2нче гимназиядә узган бәйрәмебезне без әниләргә багышладык. Китапханәбез җитәкчесе Гөлнара апабыз тарафыннан оештырылган чарабыз бик эчтәлекле узды. Гаиләдә бала туу күпме куанычлар алып килә. Кунакка 12 нче китапханә хезмәткәрләре Аксуева Әлфия Зөфәр кызы, Шаихова Алмазия Зиннур кызы чакырылган иде. Алар бәби туу белән бәйле йолалар турында сөйләделәр.

– Балалар барсы да шушы сабый кебек дөньяга килгән. Әниләр бик күп йокысыз төннәр уздырып, аларны үстергән. Иртән иртүк торып «Тор, балам, мәктәпкә барырга вакыт» дигән назлы сүзләр белән уяткан. Әниләр хәстәрләп мәктәпкә озатып кала һәм шулай ук тәмле ашлар пешереп каршы ала. Кич белән чиста урын-җиргә йокларга яткыра. Ә үзе, эше бик күп булганга, бик соң ята, ә иртән, балам торганчы дип, кабат аякта була.

Чара концерт номерлары белән уралып барды. Төрле авторларның шигырьләрен сыйныфташларым Гафиятова Луиза, Гибадуллина Камилә, Фәтхетдинова Ясминә, Ягудина Алсу, Кашапова Зилия укыды. Шулай итеп без үзебезнең иң кадерле, якын кешеләребезне бәйрәм белән котлап, күңелдәге изге теләкләребезне җиткердек. Безне туплап матур чара оештырган китапханәчебез Гөлнара Галимовнага зур рәхмәтебезне әйтәбез.

Габделвәлиева Рәзилә, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, 6нчы В сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев