Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әмир Фәрхуллин: «Дәрес ахырында мин инглиз телендә рэп җырладым, ә укучылар биеде».

Укытучылар көненнән кайтаваз һәм Мамадыш районы «Җәнлек» совхозы мәктәбеннән соңгы яңалыклар.

Безнең мәктәптә, соңга калып булса да әйтәм, укытучы көнендә берничә укучы алдан әзерләнеп дәресләр үткәреп карады. Мин үзем өченче ел рәттән инглиз теле дәресе үткәрәм.
Дәресләр үткәрү бик дулкынландыра, үзем язган план кулымда, флешкада презентация, әзерләгән җырым, текстым һәм видео булса да, нык кына каушадым.
Әле ярый укытучым класста иде һәм тәртипле актив укучылар туры килде. Дәрес ахырында мин инглиз телендә рэп җырладым, ә укучылар биеде.

Нинди фәннәрдән дәрес үткәрделәр соң калган укучылар: физкультура, химия, әдәбият һәм информатика.
Әле безнең үзебез үткәргән дәресләр турында үзебез директор, завуч, укытучылар каршында анализ ясадык, кабат укытучы ясады, соңыннан һәм завучлар безнең ул көнне эшкә бәя бирделәр. Анализ вакытында, дәрес алып барган укучыларга һәм укучылар арасыннан сайлап куелган директор белән завучка шелтә белдерделәр. «Укытучы булып эшләп карау бер дә җиңел түгел икән» диделәр дәресләр уздырып караган укучылар. Киләсе елга тагын яхшырак итеп әзерләнеп, Укытучы көнен уздырырга дигән карар чыгардылар.
Бу атнада «Җәнлек» совхозы мәктәбендә психология атнасы бара. Анда "Ышаныч почтасына" үз фикереңне һәм күңелдә булган тирән кичерешләреңне язып, тартмага салырга була. Анда «Психологик такта» дигән почмак бар. Шунда һәр укучы нинди кәефтә булганын яза ала. Пәнҗешәмбе көнне укытучылар һәм укучылар һәрберсе психологик халәтне яхшы тотар өчен киңәшләр язачак. Җомга көнне, әгәр интернет булмаса без нишләр идек дигән темага фотосурәт төшерү оештырылачак.
Әмир Фәрхуллин, «Җәнлек» совхозы мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    молодец инде ул безнең Әмир