Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Алтын тавыш” иясе – Филүс Каһировта кунакта

«Филүс Каһировны “алтын тавыш” иясе дип белеп әйтәләр икән. Мин кайбер җырларга кушылып җырлап та утырдым» дип язган безгә Хисамов Сәйдәш.

Мин, Хисамов Сәйдәш, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныфында белем алам. Кечкенәдән үк җырларга, биергә, гармунда уйнарга ярата идем. Минем дәү әтием Риф, абыем Рөстәм дә бу һөнәрләргә оста. Абыем миңа гармунда уйнау серләрен өйрәтә. Иң башта мин ноталар өйрәнүдән башладым. Аннан көйләр өйрәндем. Мин абыем белән татар халык җырларын, Илһам Шакировны яратып тыңлыйм. Чөнки аларда моң бар. Һәр ел саен  мин үзем дә “Йолдызлык” конкурсында катнашып лауреат булам. 
Без гаиләбез белән җыр-моңга гашыйк. Концерт-спектакльләргә дә күп йөрибез. 15 апрель көнне Филүс Каһиров концертына бардык. Ул бик эчтәлекле, матур булды, 3 сәгатькә сузылды. Зал тулып кеше килгән иде. Филүс Каһировны алкышларга күмделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Андагы кебек тавыш һәм моң беркемдә дә юк. Филүс Каһировны “алтын тавыш” иясе дип белеп әйтәләр икән. Мин кайбер җырларга кушылып җырлап та утырдым. Гармун белән башкарыган  җырлар күңелемә кереп калды. Аның репертуары төрлелек белән таң калдыра - халык җырлары («Имәннәр шаулый») популяр җырлар белән янәшә, ә классика сыйфатлы эстрада белән («Кайда син») кушыла.


 Филүс Каһиров - киң диапазонлы татар халык көйләрен, опера партияләрен башкаручы. Татар җыр сәнгатендә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев традицияләрен дәвам итүче. Рәшит Ваһапов исемендәге «Татар җыры» фестиваленың Гран-при иясе (2007), М. Җәлил исемендәге (2011), И.Шакиров исемендәге (2020) республика премияләре лауреаты, Татарстанның (2016) һәм Башкортстанның (2021) атказанган артисты.  Филүс Каһиров  гармунда бик оста уйный, бии. Буш вакытларында спорт белән бик теләп шөгыльләнә, футбол, бильярд һәм пейнтбол уйный, тренажер залларына йөри, хоккей дөньясындагы вакыйгаларны күзәтә һәм балыкка йөри икән.  Аның гаиләсендә 2 улы үсеп килә.  Тормыш иптәше Эльмира  ханым төркеменең директоры һәм администраторы. Аның белән фотога төшәргә дә өлгердем. 
Филүс Каһиров концертында мин югары дәрәҗәдә башкарылган татар җырларын тыңладым. Сәхнәдә үзеңне тоту, башкару осталыгына өйрәндем. Скрипка, гармун, барабан, торба, гитара кебек төрле уен коралларының яңгырашы күңелемә хуш килде. Матур сәхнә киемнәренә, концертны бизәп уйнаган утларга карап сокланып утырдым. Концерттан тәэсирләнеп кайттым. Ә Филүс Каһиров белән төшкән фото истәлеккә калды.


Хисамов Сәйдәш, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев