Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Алтын каләм»дә беренче урын алу – максатым

«Алтын каләм» конкурсын мин ел да көтеп алам һәм бик теләп катнашам.

Яшь иҗатчыларны барлаучы Республикакүләм «Алтын каләм» конкурсының район этабында быел да катнаштым.

Әлеге конкурсны мин ел да көтеп алам һәм бик теләп катнашам. Өченче ел рәткә әлеге конкурста төрле урыннар яуладым. Икенче һәм өченче дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдым. Беренче урынга гына күтәрелеп булмый, конкурста оста телле, үткен сүзле талантлы, сәләтле яшьләр катнаша. 

Әлегә мин басма журналистика юнәлешендә катнашам, ләкин үземне телеведение өлкәсендә дә сынап карыйсым килә. Чөнки минем Илдар Кыямов, Гөлназ Сәфарова кебек талантлы алып баручы, диктор буласым килә.

Диктор сүзе латинчадан тәрҗемә иткәндә сөйләшүче дигәнне аңлата, кәгазьгә язылган ниндидер мәгълүматны, әдәби нәфис жанрдагымы яисә сәяси жанр булсынмы ул, дөрес интонация куеп сөйли. Алып баручы кешенең шушы сыйфатларына өстәп, төс-кыяфәтенә дә игътибар итәләрдер дип уйлыйм. Интервью алу да миңа ошый. Интервью алучы кеше әлеге өлкәдә тәҗрибәле булырга, әңгәмә дә кора белергә тиеш дип саныйм.

«Алтын каләм» конкурсы югалмасын, киләчәктә татар журналистикасы артта калмасын иде.

«Алтын каләм» конкурсы
Лаеклы олы үсешкә.
Талантлы язучылар,
Ышанам, катнаша синдә.
Ныклы адымнары белән,
Каләм тибрәтүчеләр
Атлыйлар киләчәккә,
Лачындай биеклеккә.
Әйдисең камиллеккә,
Маяк син бердәмлеккә!

Хаҗиева Гүзәл, Балтач районы, Г. Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев